На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Уфаның популяр «Ay Yola» төркеме «Һомай» җырына клипның тизерын чыгарды

Уфаның «Ay Yola» төркеме «Һомай» җырына клипның рәсми тизерын чыгарды. Премьера 2025 елның 6 маенда булачак, дип хәбәр итә музыкантлар. Бу хакта «Башинформ» сайты яза.

Клип тизеры музыка сөючеләргә ошаган һәм социаль челтәрләрдә 100 меңгә якын карау җыйган.

Төркем музыканты Ринат Рамазанов клипны бөтен илдән җыелган талантлы кешеләр командасы белән төшергән.

Алар Башкортстанның матурлыгын һәм башкорт фольклоры булган «Урал-батыр» эпосы мотивларын күрсәтергә омтыла.

Ринат Рамазанов сүзләренчә, «Ay Yola» сәхнә костюмнарын дизайнер Мария ясаган, ул баштарак «Аргымак» фолк-рок төркеменә дә эшләгән була, ә мехларны һәм атрибутиканы музыкантлар үзләре теккән.

  • «Һomay» җыры белән танылган «Ay Yola» төркеме артистларына мактаулы исемнәр бирелә, дип язган идек.
Ссылка на первоисточник
наверх