На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Акча күчте инде»: блогер «Татар малай» хатынының туган йортына кабат ремонт ясаячак

Татар блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) хатыны Илүзәнең авылдагы төп йортында, барлык уңайлыкларны булдырып, ремонт ясаган иде. Ирле-хатынлы блогерлар ремонт барышын язылучыларына күрсәтеп барды. Әмма шушы көннәрдә күңелсез хәл булды. Душ кабинасы өстендәге шлангтан түшәмгә су сиптереп утырган һәм йорт эчен су баскан, идән асты су белән тулган.

Алар идәндәге линолеумны кубарып алып, яңадан ремонт ясарга мәҗбүр. Бәхеткә, алар йортны иминиятләштергән булган. Озак көттермичә, акча күчкән дә инде. Ринатның тормыш иптәше Илүзә социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Йорт эчен су баскач та түләнәме?» – дип аптыраучылар бар икән.«Түләнә. 1 атна да булмады, акча күчте инде. Ничә сум күчкәнен әйтеп тормыйм, әйбәт күчте, ремонтка җитә. Без «Росгосстрах»та эшләткән идек. Ярый әле эшләткәнбез. Көтмәгән әйберләр килеп чыга ул, дуслар», – дип шатлыгы белән уртаклаша Илүзә. Ул иминиятләштерү белән шөгыльләнгән ханымга рәхмәт әйткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх