На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Зеленский беренче тапкыр территорияләрдән баш тартырга әзер булуын әйтте

Украина президенты беренче тапкыр территорияләрдән баш тартырга әзер булуын әйтте. Моңа кадәр Зеленский «1991 елгы чикләргә» кайтканда гына тынычлык турында килешүгә барачагын әйтеп килә иде. Sky га интервьюсында ул «НАТОга кергән очракта, Россия алган җирләрдән баш тартырга» әзер булуын әйткән. Бу Украинадагы каршылыкның «кайнар фазасын» бетерергә мөмкинлек бирә, дигән ул.

Зеленский фикеренчә, югалган җирләрне кайтару «дипломатик юл» белән мөмкин.

РИА Новости эксперты Георг Шпетле әйтүенчә, Украина сугышта оттырганын танырга һәм территорияләргә өметләнмәвен язмача дәлилләргә тиеш.

«Российская газета» язуынча, Зеленский Украинаның 1991 елгы чикләргә хәрби рәвештә чыга алмаячагын һәм Украинада килешү шартларда референдумда кабул ителергә тиешлеген моңа кадәр ишарәләп әйткән булган.

По мнению западных наблюдателей, представление Зеленского о «справедливом мире» на Украине, основанное на возврате утраченных территорий, является лишь «фантазией» и чревато многочисленными людскими жертвами.

Россия президенты Владимир Путин тынычлыкны урнаштыру Украинаның хәрби альянсларга кермәвенә гарантия булганда гына мөмкин. Кырым һәм дүрт төбәкнең Россиянеке булуы турында сөйләшү мөмкин түгел, ди Путин – алар Россия составына керде.

АКШның яңа сайланган президенты Трампның вәкиле Кит Келлог конфликтны тәмамлау буенча план төзегән. Мәгълүмат чараларына билгеле булганча, сүз хәзерге фронт линиясендә туктауны һәм Россиягә каршы санкцияләрне бушату турында бара. Ә Украинаның НАТОга керүе билгесез срокка күчерелә. Украинага тынычлык килешүе һәм гарантия бирелә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх