На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Зәринә Асылкаева татар теле дәресләренә йөри башлаган

Җырчы Зәринә Асылкаева тәүге концертына әзерләнә. Татар телен белү дәрәҗәсе бераз аксаганга, ул татар теле дәресләренә йөри башлаган.

Җырчы Зәринә Асылкаева үзенең татар телен белү дәрәҗәсе белән канәгать түгел икән. «Казанда тәүге концертымны куярга планлаштырам. Концерт татар телендә барачак. Телебезне әзме-күпме беләм, тик килгән тамашачы белән рәхәтләнеп татарча аралаша алмам дип куркам.

Шуңа күрә татар теле дәресләренә йөри башладым», – ди җырчы.

Зәринә профессор, фәннәр докторы Ләйлә Минһаҗеваны укытучы итеп сайлаган. Ләйлә Ихсановна Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укыта. Җырчы сүзләренчә, аның укытучысы бик итагатьле. «Ул шундый матур итеп татарча сөйләшә. Аның татарча сөйләвен гел тыңлап торасым килә. Дәресләргә йөреп, мин дә татар телендә камил сөйләшермен, дип ышанам. Укырга һәм өйрәнергә беркайчан да соң түгел бит», – ди ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх