На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Шәрипҗанованы мәчет фонында арты ертык чалбардан җырлаганга тәнкыйтьләгәннәр

Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар Гайфулла Авзалов репертуарыннан «Әллә син, әллә мин» дигән җырны яңартып яздырганнар. Аны тәкъдим итү видеосын исә Казан Кремле тирәсендә төшергәннәр.

Видеокадрларда барысы да матур. Әмма, арты белән борылганда, Гөлназның джинс чалбарының бот тирәсеннән ертык булуы күренеп китә.

Соңгы мода буенча киенгән инде Гөлназ, кыскасы. Әмма «ВКонтакте» челтәрендә утыручылар гына тренд-чалбарны аңлап бетермәгән. Бер язылучысы җырчыны мәчет фонында шундый киемнән төшүдә, милләтен һәм динен хөрмәт итмәүдә гаепли.

«Мәчет фонында шундый чалбар киеп сикергәләү – шәп! Мондый нәрсәне сез беренче булып уйлап таптыгыз! Алар өчен миңа оят дигән очрак инде бу! Башка урын беткәнмени, мәчет фонында бит, оят! Бу клипка карата шикаять язарга кирәк. Бу – диндәге кешеләрдән көлү һәм динне хөрмәт итмәү билгесе», – дигән ул аңа.

«Хөрмәтле! Сез безне мәчеттә күрәсезме? Әлеге сьемкалар туристик шәһәрдә, Кремль каршында узды. Кол Шәриф – Казанның иң биек ноктасында, үзәктә урнашкан. Нинди генә ракурстан төшерсәң дә, шәһәрнең күренекле урыны буларак, ул фонга керәчәк. Әлеге яшел урыннарда яулык бөркәнгән мөселман хатын-кызлары түгел, ә кыска шортик, күлмәк кигән шәһәр кунаклары ешрак ял итә.

Ә, әйе, ертык ыштан сезнең игътибарны юнәлтү өчен сәбәп иде», – дип җавап кайтарган аңа Гөлназ.

«Сез укый беләсезме? Мин мәчет фонында дип яздым. Сезне мондый киемнән мәчеткә кертмәсләр дә иде. Комментариегыз сезнең турыдагы фикеремне ныгытты гына. Милләт һәм дин өчен оят. Үзегез дә татарлар бит. Миңа Казан һәм аның кунаклары турында язарга кирәкми, үзегезне карагыз.

Сез – танылган шәхес һәм нинди үрнәк күрсәтәсез! Халык та инде нәтиҗәләр ясагандыр. Аннан, үзегезгә игътибар җәлеп итү өчен шундый ысул куллануыгыз да бик кызганыч. Җырчы бит сез, тавышыгыз һәм башкару осталыгыгыз белән гаҗәпләндерергә иде», – дигән бу язылучысы Гөлназга.

Җырчы исә аңа җавап итеп: «Есс», – дип кенә язып куйган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх