На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Рәфинә Ганиуллина туганы белән дуслашкач: «Резедә– мине ирем көнли торган бердәнбер кеше»

Рәфинә Ганиуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә туган көнендә төшкән фотоларын күрсәтте. Быел җырчының гомер бәйрәменә ничә ел аралашмыйча яшәгән кече сеңелләре дә килгән. Алар әле күптән түгел генә дуслашкан иде.

«Минем искиткеч сеңелләрем, алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Аиша, Гөлсу – сез миңа бик җитмәдегез, бу минем туган көнемә иң яхшы бүләк», – дип язган ул сеңелләре белән төшкән фотосына.

Җырчының бик якын сеңлесе Резедә чит илдә эшли, ул апасының туган көненә видео җибәргән. «Видеоны карагач еладым, Резедә – мине ирем көнли торган бердәнбер кеше. Без төрле булуга карамастан, без – бербөтен», – дип белдергән җырчы.

Ганиуллиналар – 5 кыз туган. Рәфинә – гаиләдә иң олы бала. Ул сеңелләре Резедә һәм Люция белән бик якын аралашып яшәде, әмма соңгы берничә елда кече сеңелләре Аиша (Илсөя) һәм Гөлсу белән аралары бозылган иде. Хәзер туганнар бергә!

Рәфинәнең бәйрәмендә шулай ук җан дуслары – иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар да булган. «Дуслыгыбызга 10 ел», – дип искәрткән җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх