На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Күрше төбәктә ике бала белән аларның анасын үтергәннәр

Марий Элда 2 баланы һәм аларның анасын үтергәннәр. Звенигово шәһәрендә җинаятьне кылуда шикләнелгән ир-ат еш салгалап йөргән, дип сөйлиләр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Александр хәзер тоткарланган. Ул 29 яшьлек Татьянаны, 7 яшьлек малайны һәм 3 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелә. Мәетләрне фатирда тапканнар.

Мәрхүмә хатын Александр белән яшәгән.

Күршеләре сүзләренчә, гаиләдә 3 бала бар: аларның берсе – шушы ир-аттан туган кыз, тагын 2 бала – башка ирдән. Александр еш эчә, хатынын кыйный. Шулай да Александр да, мәрхүмә хатын да яхшы кешеләр булып тоела.

«Хатын шушы ир белән яши башлагач бозылды. Әбиләре Яңа ел алдыннан үлде. Ул исән чакта, гел ирнең, эчкәч, хатынын кыерсытуын сөйли иде. Балалар мөстәкыйль – алар гел өчәүләп йөрде. Хатынның эчеп йөргәнен күрмәдем, ә ирен күрдем, ул бик аралашучан иде, авыр сумкаларны күтәреп кайтырга булышты. Аны үтерүче дип башка да китереп булмый», – ди күрше хатын.

Күрше хатын сүзләренчә, фаҗига булыр алдыннан берничә тәүлек буена бернинди талаш тавышы да ишетелми, фатирда тыныч була.

«Ишетмәдек, тавыш булмады, бу атнада тын иде. Узган атнада балалар чабышып йөрде», – ди бу хатын.

Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Үтерүдә шикләнеп, мәрхүмә хатын белән бергә яши торган ир-ат тоткарланган.

Тикшерү версиясе буенча, 21 гыйнварда мәрхүмә хатын бергә яши торган ире белән талаша. Ир-ат пычак ала һәм хатынның күкрәгенә берничә тапкыр кадый, аннары фатирдагы 2 кечкенә баланы да пычак белән яралый. Алар барысы да җинаять урынында һәлак була, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх