На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Нияз Сафиуллинга сәхнәдә бер бот ит бүләк иткәннәр

Казанда узган концертында автор-башкаручы Нияз Сафиуллинга бик үзенчәлекле букет бүләк иткәннәр. Букетны кулына алгач, җырчы чүт кенә кулыннан төшереп җибәрмәгән. Чөнки анда чәчәк урынына, матур кәгазьгә төрелгән, 3,5 килограммлы бер бот сарык ите булып чыккан. Мондый бүләкне җырчыга дусты Ренас алып килгән.

Ни өчен сәхнәгә ит күтәреп менгәнлеген Ренас болай дип аңлата.

«Берсендә Вил Усмановның концерты бара. Якташлар җыелдык инде, барысына да чәчәкләр бүләк иттек. Ә Ниязга чәчәк алмаганбыз. Сәхнә артына кердек тә, Нияз: «Ренас, кая минем чәчәк?» – ди. Шул вакытта җир астына кереп китәрлек булдым. «Менә Казанда сольный концертыңны куясың, шунда букет тотып килермен», – дидем. Ә Нияз миңа: «Мин чәчәк ашамыйм, ит ашыйм», – диде. Нияз, сүземдә тордым! Менә сиңа ит – сарык ите», – ди дусты.

Нияздан: «Ул итне нишләттегез?» – дип кызыксынган идек. Сарык боты җырчының өенә «кайтып җитә» алмаган. Ул аны икенче бер дустына биреп җибәргән. «Концертлар узгач, бергәләп мунчага барабыз. Тәмләткечләр белән шашлык әзерләргә куштым. Шунда шәпләп шашлык кыздырып ашарга исәп», – дип сөйләде Нияз «Интертат»ка.

 

Ссылка на первоисточник
наверх