На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Колакчын киеп барган кыз поезд астында калган - куркыныч кадрлар

Сергиев посадда электропоезд юл аша колакчыннар киеп чыгып барган көллият студенткасын бәрдергән. Моны могҗиза дип атарга була – кыз исән калган гына түгел, әнисе әйтүенчә, бәрелгән урыннары гына бар, бер җире дә сынмаган. Билгеле, бик нык курыккан, дип сөйләгән 360.ру сайтына әнисе.

Видеодан күренгәнче поезд кызны бәреп ега, ул рельслар арасында – поезд астында кала.

Кыз поезд астында кала, аннан үзе үрмәләп чыккан да.

Кыз поезд тавышын колакчыннарда музыка тыңлап бару сәбәпле ишетмәвен әйткән. Социаль челтәрләрдә кызны гаепләп язалар. Локомотив бригадасының бу вакыйгада гаебе юк диелгән 360.ру сайтында. Поезд станциягә туктар алдыннан тизлеген азайткан булган, шуңа да ул тиз барган булмаган.

«Әгәр поезд чапкан булса, синнән ит кисәге генә ясар иде. Бөтен гомереңә акыл булсын, дидем. Колакчыннары тимер юлда калган. Мин аңа «моннан соң бернинди дә колакчын алма. Музыканы өйдә утырып тыңла, дидем», – дип сөйләгән кызның әнисе.

Ссылка на первоисточник
наверх