Татар театр дөньясы зур югалту кичерә. Әлмәт татар дәүләт драма театрының легендасы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, кадерлебез Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев вафат. Бу турыда Әлмәт театры телеграм-каналында хәбәр итте.
«Тормыш иптәше, театрыбызның нурлы артисты Луиза Солтанова, гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, театрында ничә дистә ел гомере иңгә-иң иҗатта үткән хезмәттәшләренең, театр сәнгатен сөючеләрнең тирән кайгысын, кайтарып булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз.
Тамашачыларның олы мәхәббәтен, хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган сәхнә остасының якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр. Аллаһ Тагалә сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», диелә кайгынамәдә.- Камил Вәлиев - 1942 елның 20 сентябрендә Башкортстанның Кандра районы Түбән Сәрдек авылында туа.
- Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1964 елдан эшли ТАССРның атказанган артисты – 1973 ел. ТАССРның халык артисты – 1979 ел. РСФСРның атказанган артисты – 1984 ел. Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты – 2002 ел.
- Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан «Ел актеры» премиясе лауреаты – 2008 ел.
- «Намус һәм дәрәҗә» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лауреаты – 2016 ел.
- Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты – 2019 ел.
- 1997 – 2004 елларда баш режиссер булып эшли. Р.Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде», Ф.Садриевның «Безнең гомер язлары», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», И.Йомаголовның «Мәхәббәт кошлары», Д.Салиховның «Чукрак», Ф.Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?», Г.Исхаковның «Җырчы сандугачым» һ.б. әсәрләр сәхнәләштерә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk. com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии