На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Себердә бәрәңгене сулы бакчадан сөзеп чүплиләр

Себер якларында да бәрәңге уңышы сөендерми, ахры. Булганы да череп бетәргә мөмкин. Социаль челтәрдә Себер якларында бәрәңге алганда төшерелгән видео таралды.

Видеода күренгәнчә, бәрәңге бакчасында яңгыр суы тонып утыра. Бәрәңге туфрагы боткага әверелгән. Бәрәңге чүпләүче хатын-кыз шул саз эченнән бәрәңгеләрне бармак белән генә эзләп ала – казып торасы да юк.

Кайбер бәрәңгеләр сып-сыек булып череп беткән.

Видео 7 сентябрьдә төшерелгән. Бәрәңге алучылар, быелгы уңышлар кышны ничек чыгар, дип борчыла. Башкортстан якларында да шундый хәл күзәтелүе турында язган идек.

  • Су астыннан бәрәңге алучылар турында видео чыкты

  • Быелгы бәрәңге уңышы: «Тавык йомыркасы кадәр генә...» (Сездә ничек?)

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх