На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Башкортстанда 8 яшьлек бала өч метрлы кыядан егылып төшкән

Башкортстан республикасында 8 яшьлек бала 3 метрлы кыядан егылып төшкән. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде, дип яза «Башинформ».

Аның сүзләренчә, әлеге хәл Дәүләкән районында булган. Кечкенә пациентны район хастаханәсенең балалар хирургия бүлегенә салганнар.

Хәзер ул амбулатор дәвалануда.

Май бәйрәмнәрендә Башкортстанда бала катнашында тагын бер һәлакәт була. 2 майда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән 14 яшьлек үсмерне китерәләр. Мотобайк белән идарә иткәндә, ул автомобильгә барып бәрелгән һәм эченә зыян килгән. Хәзер малай балалар хирургиясе бүлегендә күзәтү астында.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх