На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Хәния Фәрхинең әнисе 94нче Яңа елын каршылаган

Мәрхүмә җырчыбыз Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа быел үзенең 94нче Яңа елын каршылаган. Бәйрәмне балалары, оныклары һәм оныкчыклары әйләнәсендә уздырган, Кыш Бабайдан бүләк тә кабул иткән. Фәния апаны инде берничә ел кызы Фирүзә Ибәтуллина гаиләсе карый.

«Сөбханаллаһ, машаллаһ. Якыннарыма, әниебез кебек, 94нче Яңа елларын каршы алырга язсын.

Кыш Бабай – Салават абыема рәхмәт.

Әнием минем. Һәрбер җыерчыкларын өчен һәйкәл куяр идем. Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, кадерлебез безнең. Әтием белән 55 ел гомер иттегез. Без – 6 баланың иң яраткан, акыллы әти-әниләре сез. Әтиебез Фәрхлисламның рухлары якты булсын. Әниебез белән бергәләп киләсе Яңа елларны да каршы алырга язсын», – дип язды социаль челтәрләрдә Фирүзә ханым.

 

Ссылка на первоисточник
наверх