На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Табиб булырга хыялланган кыз хастаханәгә килгән дә кешеләрне дәвалый башлаган

Лондонда бер хатын хастаханәгә килә, үзен табиб дип таныштыра һәм кешеләрне дәвалый башлый. Ул пациентның авызына шприц белән билгесез матдә сала. Бу турыда «Лента.ру» яза.

19 яшьлек Круэна Здрафкова үзен «доктор Кристина» дип таныштыра. Табиб булырга хыялланган бу хатын-кыз хастаханәгә килгәндә үк кулына медицина перчаткалары кия.

Хастаханәгә хезмәткәрләре аңа ышана, пациент тапшыралар. «Кристина» ир-атны карый, шприц ала һәм аның авызына билгесез матдә сала. Көн дәвамында ул берничә медицина энәсен тикшерә, хәтта «ашыгыч ярдәм» машинасына да утыра.

Аннары 3 көн узгач, ул кабат хастаханәгә килә. Бу юлы үзе белән стетоскоп һәм кәгазьләр тоткан була. Ләкин хастаханә персоналы «доктор Кристина» булмавын аңлап ала инде, алар полиция чакыра.

Бу хатынны кулга алганнар. Здрафкова Бөек Британиягә Болгариядән килгән. 14 яшендә кияүгә чыккан, игезәк балалары бар. Ул табиб булырга хыялланган, ләкин гаиләсе булганга укый да, эшли дә алмаган.

Суд вакытында Здрафкованың адвокаты аның хастаханәгә бик җиңел узып керүен, дарулар һәм авырулар белән аралаша алуын ассызыклый. Суд игълан иткәнчә, Здрафкова «дәвалаган» пациентка зыян килмәсә дә, ул аңа психологик зыян китергән. Аны 1 ел җәмәгать эшләренә хөкем иткәннәр, кирәк булмаганда хастаханәгә килүдән тыйганнар, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх