Минзәлә театры Н.Гогольнең «Женитьба» пьесасы мотивлары буенча «Өйләнү» спектаклен чыгарды. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова әлеге спектакльне карап кайтты.
Н.Гогольнең «Женитьба» («Өйләнү») пьесасын Минзәлә театры өченче мәртәбә чыгара. «Беренче мәртәбә 1952 елда Сабир Өметбаев куйган. 1983 елда Әхтәм Зарипов сәхнәләштергән, рәссамы Наилә Кумысникова булган.
Классик вариант иде ул, бик кызык кына куелган, әйбәт барды. Телевидение төшергән иде, элек күрсәтелә иде, хәзер нишләптер күрсәтелми», – дип искә ала театрның җанлы тарихы, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина.Бу юлы «Женитьба»ны режиссер, актер һәм педагог Марсель Мәхмүтов чыгарган.
- Марсель Мәхмүтов – Казан театр училищесы педагогы (Илдар Хәйруллин белән бергә быел II курс студентлары белән эшли), кино һәм театр режиссеры. Шактый кыйммәтле шоумен, диләр. Соңгы эшләренең берсе – Ришат Төхвәтуллинның «Ике гомер арасы» җырына клип – сценарий Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевларның мәхәббәт тарихына багышланган. Сүз уңаеннан, быел Марсель Мәхмүтов Альберт Шакиров һәм Әбри Хәбриев белән бергә Каюм Насыйриның «Байдек» әкияте буенча фильм да төшерә дип беләм – чөнки бу команда Татарстан Хөкүмәтенең тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен тәкъдим ителгән 2 млн сум акчасын откан иде. Болары – сүз уңаеннан, «Сүз башым бит Шүрәле», дигәндәй Минзәләдә куелган спектакль турында сүзебезне дәвам итәбез.
Минзәлә театрындагы «Өйләнү» – классик куелыш түгел. Спектакль чыгару өчен пьеса үзе түгел, аның нигезендә язылган инсценировка кулланылган. Инсценировканы Альберт Шакиров эшләгән. Хореография – «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла. Рәссам – Сәлимә Аскарова. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин.
Спектакль чыгара торган бу команданы хәзер Кариев театрын җитәкләүче директор Илнур Гайниев туплап калдырган.
Сүз уңаеннан, бу – Нурбәк Батулланың Минзәлә театрында җиденче эше. Театр рәссамы Сергей Скоморохов укучысы Сәлимә Аскарованың Минзәләдә беренче эше, ул гомумән әле иҗат юлын башлап кына килә.
- Мәгълүмат өчен. Яңа сезонны Минзәлә театры яңа җитәкчелек белән башлады. 2020 елның октябреннән 2024 елның августына кадәр театрны Илнур Гайниев җитәкләде. Аңарчы Минзәлә театрын озак еллар – 1992-2020 елларда – Роберт Шәймәрданов җитәкләгән иде. Хәзер театр җитәкчесе итеп Фаяз Хизбуллин билгеләнде. Ә Илнур Гайниев хәзер Кариев театрын җитәкли.
Шулай итеп, Минзәлә театрында стартта Гайниев булып, финалда Хизбуллин кабул итеп алган спектакль чыкты.
- «Өйләнү» – «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында куелган спектакль. Театр аны «Пушкин картасы» белән дә тәкъдим итә.
Казан татар театрларында рус теленнән тәрҗемәдәге драматургияне кую юк дәрәҗәсендә – бик бармый ул, тамашачының тәрҗемә әсәренә әллә ни иссе китми. Ә менә бердәнбер театр – татар театры булган шәһәрдә рус классик драматургиясенең куелуы табигый булырга тиештер. Минзәлә – шәһәр халкының 49 проценты рус халкы булган шәһәр, шуңа да аның репертуарында Пушкин да, Достоевский да, Гоголь дә башка театрларга караганда ешрак булгалый.
Алда әйтелгәнчә, «Өйләнү» – классик әсәрнең традицион куелышы түгел. Без Минзәлә театры сәхнәсендә әсәрнең эксперименталь, хәтта тыйнак кына «хулиганланып алган» куелышны күрдек, ягъни, «Өйләнү» генә түгел, «(с)Өйләнү».
Әлбәттә, өйләнергә курыккан Подколесин да, аны өйләндерергә йөргән дусты Кочетков та – шул ук. Бары тик Подколесин яшел чәчле, Кочетковның да прическасы сәер, ә кәләш буласы Агафья ал чәчле...
«Өйләнү – түгел сөйләнү! Н.В. Гогольнең классик әсәре XIX гасыр гаилә тормышының искергән гадәтләрен күрсәтеп, төп геройларны көлкеле, абсурд вазгыятькә үк илтеп җиткерә, сәхнәдә хөкем итә. «Булган икән заман» дип елмаер идек тә, әсәргә бүгенге күзлектән карасак, анда фаш ителгән тәртипләрнең әле дә үз көчендә булуы, персонажларның кемнәрнедер хәтерләтүе шаккатыра», – дип язылган театр програмкасына.
Классика – классика шул инде: әсәр вакыт сынавын узган, иләнгән, көйләнгән – аласы да куясы. «Менә шулай үзең генә калгач, уйлап ята башласаң, барыбер «өйләнергә кирәк» дигән фикер килә. Ялгызлыктан эч поша башлый. Менә тагын ураза кергәнче өлгереп булмады. Ә бит барысы да әзер шикелле», – ди Подколесин.
Әсәрнең сюжетын искә төшерергә кирәкме? Дворянин Иван Кузьмич өйләнергә җыена – яучы Фекла Ивановна аңа кәләш эзли. Сәүдәгәр кызы Агафья Тихоновна кияүгә чыгарга хыяллана -– яучы Фекла Ивановна аңа кияү эзли. Кыз чибәр дә, бай гына бирнәсе дә бар, әмма шарты да бар – тәгаен дворянин кирәк. Кызның түтәе Арина Пантелеймоновна тигез никах яклы – сәүдәгәр кызына сәүдәгәр кияү килешә, ди. Әмма гүзәл Агафья туташ нык тора – дворянин тек дворянин – дворянка булып яшәмәкче. Фекла Ивановна потенциаль кияүләрне җыя, тегеләре кайсы – бирнәгә, кайсы кызның матурлыгына кызыгып җыела, әлбәттә...
Никах аша финанс һәм статус проблемаларын хәл итү, комсызлык, вакчыллык кебек сыйфатлардан әсәр беренче мәртәбә куелган 182 ел элек тә көлгәннәр, хәзер дә көләбез, ул беренче куелган Санкт-Петербургта да көлгәннәр, Минзәләдә дә рәхәтләнеп көлдек – кызык бит.
Вакыйгалар пьеса язылган XIX гасырда бармый, вакыты һәм урыны күрсәтелмәгән – мондый хәлләр теләсә кайда булырга мөмкин. Шуңа да киемнәр рәссамның фантазиясе, театрның акчасы һәм артистларның әдәп-әхлак чиге җиткән кадәр итеп ясалган. Подколесинның яшел костюмын хет үзенең дә «өлгермәгән» булуы белән аңлатып та буладыр, хәтта чикерткә кебек тәрәзәдән сикерде диеп тә була – кыскасы, кешенең фантазиясе җиткән кадәр. Кочетковның дирижерларныкы кебек фрагы да аңлашыла: үз дустын өйләндерү хакына башка кияүләрне оркестр кебек уйната ләбаса.
Режиссер белән рәссам сәхнә декорациясен бер зур кәкре (бер ягында – зур ишекләр, икенче ягында – тараеп киткән ишекләр) шкафка сыйдырган. Кечкенә ягын алга таба каратсаң, Иван Кузьмич йорты, зур ягын каратсаң – Агафья йорты. Барысы да шушы портал-шкаф аша йөреп торалар. Агафья бай булса да, аның хыялы шушы дворянга кияүгә чыгуга кайтып кала, бик сай теләк, шуңа да шкафы да сай. Башта бик сәер булып тоелган Подколесин мондый адымга бара алмый – күңеле тирәнрәк – шкафы да төпсез.
Хәер, тагын вак-төяк шкафлар да бар, Яичница фамилияле дворянин сейфка охшаган шкаф күтәреп йөри, француз телен белгән хатын эзләгән Анучкинның шкафы француз теле сүзлеге диярсең, ә Жевакинның шкафчыгы озын булса да үтәли күренә – үзе акчасыз булган кебек, шкафы да буш. Бар булган байлыклары – тамашачыга шкаф-тумбочка рәвешендә күрсәтелгән шушы статуслары инде. Шуның бәрабәренә бирнәле кыз эләктерергә маташалар.
Спектакль зур ләгәндә (конфетти тутырылган) юынган Подколесин күренешеннән башлана. Кулында – резин үрдәк. Әлеге үрдәкне ул спектакль дәвамында кычкыртып йөрде.
Интернеттан карадым: үрдәк – славян мифологиясендә нәсел дәвамы һәм дус гаилә символы, кытай мәдәниятендә – бәхет һәм тугрылык символы, фэншуй буенча нәни үрдәк уенчыклары мәхәббәт китерә, ди. Резин үрдәк – гомумән бәхетле балачак символы да бугай инде, кайсы бала ваннада резин үрдәк белән уйнап утырмаган?! Теләгән кеше үз күңеленә туры килгән символны тагып куя ала Подколесин (Рөстәм Зиннуров) кулындагы үрдәккә.
Хәер, үрдәк кенә түгел, әкәм-төкәм дә бар әле. Анысы уенчык яки рәсем форматында түгел, кайчандыр Рөстәм Зиннуров язган җыр юллары: «Әкәм-төкәм кебек булма! Әкәм-төкәм кебек булма!..»
Режиссер спектакль өчен театрның яшь буынын сайлаган. Агафья Тихоновна белән Подколесин ролендә – Рөстәм Зиннуров белән Диләрә Кәримуллина. Кочкарев – Ильмир Кашапов. Яичница – Нәфис Гайфуллин, Анучкин – Азат Җиһаншин, Жевакин – Илназ Хисмәтуллин. Дуняша – Әдилә Манасыпова, Степан – Рөстәм Авзалов. Арина Пантелеймоновна – Татарстанның атказанган артисты, театрның примасы Динара Акматова, Фекла Ивановна – Илсинә Миңнемуллина.
Артистлар уенын җентекләп карый башласаң, җитешсезлекләр бар инде. Баксаң, репетиция вакыты шактый кыска булган икән. Шуңа кайбер артист үзен үзе куеп бетергән булса кирәк, кайберәүләргә вакыт җитмәгән.
Спектакль җиңел бара. Нурбәк Батулла куйганча хәрәкәтләнгән егетләргә-кызларга күз иярми. Альберт Шакиров татарчалаштырган текст телләреннән очып чыгарга тора. Тамашачы көлә. Дөрес, тамашачының көлүе бераз шикләндерә дә. Чөнки артист, шушы тамашачы эмоциясен тагын да күбрәк алырга теләп, арттырып җибәрә башларга мөмкин. Бу инде – спектакль җимерелде һәм попсага әверелде дигән сүз. Шушы чикне узмыйча уйнасыннар иде егетләр-кызлар.
Финал турында әйтергә онытып торам икән. Спектакльне бетерә алмыйча азаплану – күп режиссерларга хас күренеш. Бәндә бу хатадан хали түгел, Марсель Мәхмүтов та шул исәптән. Тегеләй дә бетереп карый, болай да, бетми генә бит, диярсең...
Подколесин кәчтүмен кигән Рөстәм Зиннуровның финал монологы: «XIX гасырда өйләнү өчен әллә ни күп әйбер кирәкми. Хәтта хатын үзе дә кирәкми, чөнки син аның бирнәсенә, нәселенә өйләнәсең, Үзенә түгел. Кияүгә чыгу – хатын-кызның канына сеңдерелгән инде... Кызлар барыбер кияүгә чыгарга хыяллана. Алар бездән ниндидер могҗиза көтә – принц килгәнен көтә. Ә принцлар юк. Хатын-кызлар гомере буе ирләреннән шушы принцны әвәләргә тырышып яши...»
Әмма финал монологы белән финал җитми әле. «Ә бит барысы да әзер шикелле иде: яучысы да 3 ай буена йөри. Менә, ураза җиткәнче, тагын өлгереп булмады. Ә бит бу тарих башкача да төгәлләнә ала иде... Әче, әче...» – монысы тагын бер финал.
Свежие комментарии