Табиб баш миендә шеш барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләде.
Баш миендәге шеш деменциягә китерә аламы? Ни өчен барлык шешләргә, хәтта яман булмаганына да операция ясарга кирәк? Нинди шеш иң куркынычы? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 1 нче нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин җавап бирде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Симптомнар авыруның соңгы этапларында гына барлыкка килә»
«Баш миендәге яман шеш башкалардан азрак өйрәнелгән, дигән фикер бар. Мин алай дип әйтмәс идем. Чыннан да, бу – катлаулы авыруларның берсе, аны дәвалау һәрвакытта да җиңел бирелми, әмма медицинада ул яхшы билгеле, һәм уңышлы көрәш алымнары кулланыла», – дип сөйләде Татарстан Республикасы клиник хастаханәсенең 1 нче нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин.
Баш мие шеше 100 меңнән 10-15 кешедә табыла. Аның үсешенә экология, яшь үзгәрешләре, гормональ тайпылышлар, инфекцияләр, мәсәлән ВИЧ, йогынты ясый. Куркыныч факторлары саны 50дән артып китә. Нибары 1-2 процент кына генетика аркасында барлыкка килә. Табиблар сүзләренчә, хәтта ризык һәм чәй, каһвә кебекләр эчемлекләр дә кайвакыт баш мие яман шеше үсешенә йогынты ясый ала.
Шешләр ешрак 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә барлыкка килә. Тимур Бикмуллин әйтүенчә, авыру яшәрми. Яхшы хәбәр дә бар – хәзер яман шешне иртәрәк стадиядә табуга ешрак ирешә башлаганнар. Диагностика да яхшырган, кешеләр үзләре дә сәламәтлекләренә игътибарлырак карый башлаган.
Баш мие шеше билгеләренә иртән күңел болгану һәм косуга китергән баш авыртулары, аяк-куллардагы хәлсезлек һәм өлешчә паралич керә.
Авыру эпилептик өянәк тә кичерергә мөмкин. Өянәкләр сизелмичә генә узып китә, мәсәлән, кеше аңын югалтмый, ә аның бармагы гына тартышып куя. Эпилепсиягә хас симптом – аура да очрый. Өянәк алдыннан кеше начар исләр сизә, музыка ишетә, галлюцинацияләр кичерә.Сүз уңаеннан, баш мие яман шеше когнитив функцияләрне бозарга мөмкин: мәсәлән, деменция белән авыручыларның күбесендә чыннан да баш мие шешен тапканнар.
«Симптомнар авыруның соңгы этапларында барлыкка килә – бу зур проблема. Пациент вакыт-вакыт башы авыртуы турында сөйли, әмма ул һәркемнең дә кайчак авырта. Кызганычка, шешне җиңел генә аңлап булмый. Кайчак бернинди дә билгеләре булмаган кешеләрдә зур шешләр барлыкка килүен ачыклыйбыз. Хәтта белгечләр дә шешнең баш миендә симптмнарсыз шулай үсә алуына гаҗәпләнә», – дип сөйли нейрохирург.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Баш миендәге шешләрнең күбесе яман шешкә әверелә»
Билгеле булганча, шешләр икегә бүленә. Беренчеләре, кагыйдә буларак, тормыш өчен куркыныч тудырмый, ә икенчеләре, әгәр аларны дәваламасаң, куркыныч. Әгәр без баш миендәге рак турында сөйлибез икән, монда шешнең ми эчендә яки тышында урнашу үзенчәлекләре бар.
«Баш миенең тышында булган шешләрне алу уңайлырак. Ә эчендәгеләр аяк-кул хәрәкәте, сөйләм өчен җавап бирүче мөһим зоналарда урнашырга мөмкин. Мәсәлән, сул өлешендә кеше балачактан алган белемнәр туплана. Бу зонадагы шешне алганда, пациентның хис-кичерешләре һәм катлаулы хәрәкәтләренә зыян килергә мөмкин», – ди нейрохирург.
Баш миенә операция ювелир төгәллекне таләп итә. Монда бер өлешне дә «запас» белән алып ташларга ярамый, чөнки баш миенең һәр күзәнәге ниндидер функция өчен җаваплы.
Табиб сүзләренчә, баш миендәге барлык шешләр вакытында алынырга тиеш. Яман булмаган шештән куркырга кирәкми, ләкин аны да игътибарсыз калдырырга ярамый. 3 сантиметрга кадәр зурлыктагы шешне гамма-пычак белән алырга мөмкин. Бу ничек эшли? Әгәр элек башның зур өлеше нурланыш алган булса, яңа технология шешне төгәл юк итәргә мөмкинлек бирә.
Медикаментларга килгәндә, алар шешне дәвалау өчен түгел, ә үсешен туктатып калу өчен кулланыла. Рактан котылу өчен, яман шешкә барыбер операция ясарга туры киләчәк.
Яман булмаган шешләрнең дә күбесе тора-бара ракка әйләнә. Бигрәк тә бу – баш мие эчендәгеләргә кагыла. Аның нинди тизлектә үзгәрәчәген заманча ген-молекуляр анализ ярдәмендә билгеләргә мөмкин.
«Олигодендроглиома кебек шеш төре бар. Әле берничә ел элек ул начар шеш дип саналмый иде. Ген-молекуляр анализ ярдәмендә аның 2 подтибы булуы ачыкланган. Аларның берсе бик тиз яман шешкә әйләнә», – дип сөйләде Тимур Бикмуллин.
Баш миендә иң еш очрый торган һәм агрессив шеш булып глиобластома тора. Ул ешрак балаларда очрый.
«Операция вакытында баш мие участокларына зыян китермәс өчен, зур тырышлык куела. Мәсәлән, шеш сөйләм өчен җаваплы Брок зонасына якын булганда, уята торган анестезия кулланыла. Бу болай эшли: анестезиолог медикаментлар дозасын киметә, пациент операция өстәлендә үк уяна һәм безнең белән аралаша ала», – дип аңлатты доктор.
Нейрофизиолог пациент белән сөйләшә, аңа сораулар бирә. Нейрохирурглар баш миенең фикерләү өчен җаваплы урыннарын читләтеп үтәргә тырышалар. Табиб сүзләренчә, әгәр тормыш өчен мөһим функцияләрне саклап калмасаң, операциянең мәгънәсе юк. Кеше һәлак булачак.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Шешне баш мие үзәгеннән кисеп алдык, пациент аякка басты»
2016 елда нейрохирурглар командасы «Ак чәчәкләр» премиясен алды. Тимур Бикмуллин да әлеге команданың әгъзасы иде.
«Без бер пациент ханымның кан тамырындагы шешне алдык. Ул менә-менә бала табарга тиеш иде, ләкин кан тамырындагы шешкә кан сауган иде. Безгә берьюлы 2 гомер өчен көрәшергә туры килде», – дип сөйли табиб.
Бер операция бүлмәсендә 2 бригада табиблар эшләгән. Беренчесе операция ярдәмендә баланы таптырган. Бала вакытыннан алда туган һәм авырлыгы бик аз булган. Табибларның икенче төркеме әнинең шешенә операция ясаган. Пациент та, бала да исән калган. Малай яхшы гына үсеп килә, әнисе дә үзен яхшы хис итә һәм гадәти тормыш алып бара.
«Баш мие шешләре – хөкем карары түгел. Яман булмаганнары, кагыйдә буларак, бәхетле һәм озын гомер итүгә комачауламый», – ди нейрохирург.
Тимур Бикмуллин тагын бер вакыйганы искә төшерә. Бервакыт РКБ га 20 яшьлек егет эләгә. Аның баш мие уртасында ук зур шеш табалар. Бик катлаулы булса да, табиблар операциягә алына. Хирурглар шешне кисеп алалар, пациент тиздән аягына баса.
«Диспансеризация – башлангыч этапта шундый катлаулы шешләрне табу вариантларының берсе. Превентив медицина турында юкка гына алай күп сөйләмиләр. Үз-үзеңә игътибарлы булырга, халәтеңнең үзгәрүенә игътибар итәргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итәм», – ди Тимур Бикмуллин.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии