На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Шашлыклар сезоны әле ачылмады, ә беренче корбаннар инде бар

Россиядә шашлыклар сезоны әле ачылмады, ә беренче корбаннар инде бар

SHOT телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Петербургта өч дус Всеволожск районындагы «Танковый» карьерына ит кыздырырга баралар. Анда аларның икесе сулыктагы бозның никадәр калын булуын тикшерергә була һәм боз астына китә. Аларның берсенең гәүдәсен — 22 яшьлек Иванны – берничә сәгатьтән табалар.

Аннан коткаручылар 22 яшьлек Никитаны эзли. Билгеле булганча, егет халыкара агентлыкта модель булып эшләгән.

Тагын бер вакыйга Таганрогта булган, анда 49 яшьлек ир-ат балконда шашлык кыздырган күршеләре аркасында һәлак булган. Нәтиҗәдә күпкатлы йортта янгын чыккан. Ир-ат төтен белән тончыгып үлгән.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх