На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Башкортстанда яшәүче бабайны аю ботарлаган

Башкортстанның Әбҗәлил районында 70 яшьлек ир-атка аю һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Шәрип авылында яшәүче ир-атка табиблар 6 сәг дәвамында операция ясаган.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин хәбәр иткәнчә, яраланган ир-атны Белорет район клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Аның сөякләре сынган, тәнендә ертылган яралар күп булган. Хирурглар аңа операция ясаган.

«Ир-ат бик авыр хәлдә, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә», – дип яза министр.

Ссылка на первоисточник
наверх