На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

300 км/сәг тизлектә йөрүе белән мактанган эшмәкәр М-12 трассасында бәрелеп үлгән - видео

Мәскәү өлкәсендә, М-12 трассасында 25 яшьлек Казан эшмәкәре һәлак булган. Аның номерлары багажнигында булган – күрәсең, штрафлардан качар өчен шулай эшләгән, дип яза «Татарстан 24».

Видеорегистраторга эләккән роликта аның «Ауди» автомобиле куып узып китәр өчен, юл кагыйдәләрен бозып, тоташ сызык булган урында сул полосага чыккан йөк автомобиленең артына килеп бәрелә.

Ул тизлекне ике тапкыр арттырган булган дип фаразлана (200 км/сәг) тирәсе.

Моңа кадәр эшмәкәр егет социаль челтәрләрдә үзенең тиз йөргән видеоларын урнаштырып мактана торган булган. Шул роликларның берсендә аның сәгатенә 300 километр тизлектә йөрүе күренә. Ул 700 ләп штраф җыйган булган, дип сөйли «Вести 24».

«Российская газета» язуынча, егет Станислав исемле. Аның хатыны Екатерина ире белән Мәскәүгә барырга тиеш булуын, әмма иң соңгы мизгелдә кире уйлавын әйткән. «Беркем дә фаҗига булыр дип уйламады, соңгы моментта гына барысы да үзгәрде», дигән ул. Екатерина иренең күп штрафлары булуын кире каккан, йөк автомобиле йөртүчесе тоткарланган дигән. Әмма RT каналы бу автомобиль йөртүчесенең 142 мең сумлык штрафлар җыйганын, шуларның 4,5 меңе түләнмәгәнен язган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх