На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Илназ Минвәлиевның улы армиядән кайткан – хис тулы видеолар

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев гаиләсе бүген зур кунак каршы алган. Аларның төпчек уллары Ильяс, армия хезмәтен уңышлы гына үтәп, исән-имин туган якларына кайтып төшкән.

Ильясны вокзалдан Минвәлиевлар зур состав белән каршылаган. Әти-әнисе, абыйлары, эш көне булуга карамастан, якын туганнары да җыелган.

Илназ Минвәлиев Ильясның поезддан төшкәнен, «Аллаһка шөкер, кайтып җитте» дип, зур горурлык белән күрсәтә. Аеруча да бер ел буе улын күрмәгән әни кешенең улының кочагына атылган мизгелләре күзгә яшьләр китерерлек. Ильяс үзе дә барысын да бик сагынган, абыйлары, якыннары белән шундый җылы итеп күрешә .

Өйдә Ильясны, инде олы яшьтә булуына карамастан, төн йокламыйча әбисе дә көткән. Илназ Минвәлиев фото-видеоларны социаль челтәрләргә куйды, бүген, улы кайту хөрмәтенә, Коръән ашы уздырачакларын да хәбәр итте.

.

Ссылка на первоисточник
наверх