На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли отсюда на Х... У вас есть свои печатные издания и сайты. А ЗДЕСЬ, В ОБЩЕМ ПРОСТРАНСТВЕ - ТОЛЬКО НА ГОСУДАРСТВЕН...Намаз укуны нәрсә...
  • Владимир Столярчук
    Киргуду бурбияЭмиль Талипов яңа...
  • Россиянин
    Мало дали.Коръән яндыруда г...

Альтернативщик Ранис Гарипов: «Махсус белемсез җырлаучыларның күңелләре «җырлый»»

«Фирүзә – ∞» – «Фирүзә – Чиксезлек» рубрикасының өченче кунагы – Ранис Гарипов.

Гарипов Ранис Илнар улы 2001 елның 14 апрелендә Арча районында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Ранис, Арчада 5нче гимназияне тәмамлагач, КИУга «Юриспруденция» юнәлешенә керә, аннары, җайлырак булыр дип, «Туризм»га күчә.

Тик гомерен иҗатка багышлый.

    «Мин музыкага китәчәгемне алдан ук белдем»

    Музыка өлкәсенә ничек кереп киттең?

    Мин үземнең музыкага китәчәгемне алдан ук белдем инде. Арчада мәктәптә укыганда, 15 ел хоккей белән шөгыльләндем, хәтта 2008 елда «Республиканың иң яхшы капкачысы» дигән исемгә лаек булган идем. Кемгәдер мине җырларга китә дип әйтсәләр, мәңге ышанмаслар иде дип уйлыйм. Казандагы мин һәм Арчадагы мин – ул бөтенләй төрле кешеләр. Музыкага ничек кереп киткәнемне сөйләп китәм. Казанга күчкәч, бер кыз белән таныштым, алданрак аның белән танышларыбыз аркылы гына белә идек бер-беребезне. Бу кыз һәрвакыт миңа егете, аның җырчы булуы, татарча җырлар башкаруы турында сөйли иде.

    Мин бу вакытта татарча җырлар гомумән тыңламый идем, минем плейлистта «Честный» кебек башкаручыларның җырлары иде. Бераз вакыт үткәч, бу кыз егетенең Коркачыкта концерты булачагын әйтте, мине дә шунда чакырды. Мин «иптәшкә» барырга булдым инде. Моңа кадәр бер көн алдан дус малаем «Кайда оча бу болытлар, кайда бетә юллар...» җырын тыңлаткан иде, миңа бу җыр бик ошады, мин татар телендә андый «текә» җырлар бар икәнен белми дә идем. Дус кыз Алинә белән концертка килдек тә, сәхнәгә егете – Альберт Нурминский чыкты һәм шушы дустым тыңлаткан җырны башкарды. Концерттан соң без Альберт белән таныштык, шуннан дуслыгыбыз да башланып китте.

    Аралашып йөргәч, мин аңа социаль челтәрләрен алып барырга тәкъдим иттем, ул ризалашты. Шулай Альберт белән концертларына йөри башладым, тамашачыларның аны ничек яратып тыңлауларын күргәч, миндә дә җырлау теләге туды. Альберттан җыр язарга ярдәм итүен сорадым, ул миңа: «Тырыш инде, яздырырсың», – диде. Мин Казанда тулай торакта торганда, без, кичләрен, бер гитарада уйный белә торган таныш малай белән, студентларны җыеп, аларга җырлый идек. Шушылай җырлаганымны бер егет ишетте дә, дустының тавыш яздыру студиясе барлыгын, шунда җыр яздырып була икәнен әйтте. Ул вакытта җыр яздыру бары тик 1500 иде, хәзер миллионнар тора…

    Җырны яздырдык та, мин аны «ВКонтакте»га керттем, башкаларга таныту өчен, Альберт та бу җырымны үзенең социаль челтәренә урнаштырды. Тыңлаучыларым барлыкка килде, җырны бик әйбәт кабул иттеләр. Шуннан мин ай саен җырлар чыгара башладым, аннары төрле чараларга чыгыш ясарга чакыра башладылар. Минем бу вакытлардагы иң зур хатам – ул бөтен кешеләрнең сүзләрен тыңлау иде. Бер тапкыр шулай бергә эшләргә чакрыдылар мине, «Никнейм»ымны сорадылар, мин үземнең Ранис Гарипов исеме астында җырлавымны әйттем, ә алар миңа: «Юк, син Ранис Гарипов булып җырламыйсың, син «Апельсин» булачаксың», – диделәр. Моны Искәндәр Шакировка сөйләгән идем, шуннан соң ул мине телефонына «Ранис Апельсинка» дип язып куйды.

    Фото: © Ранис Гариповның шәхси архивыннан

    Бу – беренче чыгарган җырың нинди иде соң?

    «Сине очратканга» дигән җыр.

    «Сине очратканга» җыры

    18 тулмаган килеш әти-әниеңнәр сине Казанга ничек җибәрәләр иде соң? Хәзер җырларыңны тыңлыйлармы?

    Әнинең бөтенләй мине Казанга җибәрәсе килмәде. Казанга колледжга документлар тапшырырга килдек тә, әни миңа: «Юк, син монда кермисең. Арчада укыячаксың», – диде. Мин моны ишетүгә колледждан йөгереп чыктым да елый башладым. «Әгәр Арчага кайтырга дисәң, мин монда кунып калачакмын. Казанда калам! Шушы колледжга кермәсәм, Арчага беркайчан да кайтмыйм», – дидем. Нәтиҗәдә, мин Казанда калдым. Ә җырларымны алар яратып тыңлыйлар.

    Шунардан соң сине чыгышлар ясарга чакыра башладылар, әйеме?

    Әйе, миңа иң беренче «Дискотека Форум» игътибар итте. Алар мине төрле «йолдыз»ларның чыгышларын карарга чакыралар иде. Шунысы кызык, миңа 18 яшь тулмаган булгач, сәгать 12 тулуга, мине чакырган Мансур исемле ир-ат: «18 тулгач килерсең, үзең дә чыгышлар ясарсың», – дип куып чыгара иде. Балигъ булгач, минем беренче концертым шунда булды.

    Берничә ел сәхнәдә инде син, чыгышлар алдыннан дулкынлану һаман бармы?

    Әйе, һәрвакыт дулкынланам. Беренче җырны башкарганда куллар калтырый, аннары гына рәткә килә. Дөресен генә әйткәндә, барысы да тамашачылардан тора бит ул. Чыгыш ясаганда, мин беркемгә дә игътибар итмим кебек тоеладыр, ләкин чынлыкта бу алай түгел. Мин залда булган һәрбер мимикага анализ ясыйм. Залда 1000 кеше булып, барысы да миңа кул чабып, кушылып җырлап торсалар да, арасында берәрсе миңа кырын караса, мин аны күрәм, һәм шунда ук күңелем төшә. Тик ахыр чиктә мин барыбер миңа позитив караучыларга гына игътибар итә башлыйм.

    Сәхнәгә чыккач җыр сүзләрен онытканың бармы соң?

    Быел «ДәртФест»та катнаштым, шунда сәхнәгә чыктым да, җырларның сүзләрен искә төшерә алмый басып тордым… Мондый фестивальләрдә шунысы шәп: тыңлаучылар һәрвакыт көч биреп, алкышлап торалар, бу очракта да шулай булды. Тик бер әйбер бар – сәхнәдәге җырчылар русча сөйләсәләр, тамашачылар тыналар.

    ...«йолдызлык чире» белән авырый башладым…

    «Йолдызлык чире» белән авырганың булдымы?

    Мин бер вакыт аралыгында эмоцияләремне контрольдә тота алмадым, «йолдызлык чире» белән авырый башладым. «Татарлар арасында тыңлаучыларым күп, хәзер рус эстрадасын да яулап алачакмын», – дигән уйлар белән рус телендә җырлар яздыра башладым. Тик рус эстрадасына керүгә мин түбәнгә тәгәрәдем. Рус телле җырчылар миңа: «Шәп, әйдә, рус телендә күбрәк җырлар чыгар», – дияләр иде. Тик күңелем татарча җырларга ята икәнен аңладым.

    Соңгы 2 елда татарча җырлар гына башкарам. Мин хәзер «Yummy Music» дигән лейблга эләктем. Минем гомеремдә дә моның кадәр «текә» кешеләр белән эшләгәнем юк иде. Минем наставнигым Ранис Саубанов минем һәрбер соравыма тулы җаваплар бирә. Миңа кемдер аудиохәбәр җибәрсә, мин аны тизләтеп тыңлыйм, ә Ранис җибәргән аудиохәбәрләрне мин тизләтмичә, кат-кат, һәр сүзенә төшенеп тыңлыйм. Мин үземнең репертуарыма туры килмәгән берәр җыр язсам, ул миңа аны алып атырга куша, һәрвакыт файдалы киңәшләрен бирә. Шулай ук бу лэйблда Ильяс Гафаров дигән егет бар, без бергә концертлар буенча сорауларны хәл итәбез. Бу елны без җырлар тупларга максат куйдык, ә 2025 елга безнең планнар зурдан – күп итеп концертлар куярга.

    Фото: © Рамил Гали

    Шәп, көтеп калабыз! Ә иң күп тыңланган җырың кайсы?

    «Дустым, наливай» җыры. Шунысы кызык, иң күп тыңланган җырлар – ул «спонтан» рәвештә язылганнары. Бу җырның статискасын карап барам, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр бу җырны тыңлаучылар юк, ә җомга – ял көннәре тыңлаулар бик күп. Иң кызганычы – мин бу җыр белән беркая да чыгыш ясый алмыйм. Тагын күп тыңланган җырларның берсе – «Ак Барс». Бу команданың һәр уенын карап барам, җанатам, шуңа алар турында җыр язарга булдым.

    Үзләренә җырларга чакырырлар, уен вакытында бу җырны куярлар, дигән өмет бар иде. Яздым да, бу җырга күп итеп рилслар да төшердем, караучылар да, лайклар да күп, тик «Ак Барс» командасының социаль челтәрен алып баручылар бу җырны күрмиләр. Башыма «Салават Юлаев» командасы турында җыр язу уйлары килә башлады инде, башкортлар да, бу команда турында җыр яз, алар сине үзләренә чакырыр, дияләр. Тик барыбер күңел тартмый ул команда турында язарга.

    Күрерләр дип ышанып калабыз инде! Синең клипларың бармы?

    Клиплар әлегә юк, хәзерге вакытта миңа оператор, рилсмейкер – Самат исемле егет төрле рилслар төшерә. Миннән кала ТатарБой, Искан, АлияНурга шулай ук видеолар төшерә ул. Без аңа «Самат, давай снимай» дип кенә торабыз, ул – үз эшенең остасы, бик «текә» егет. Аппаратуралар алып бетергәч, Алла боерса, клиплар төшерә башлаячакбыз. Беренче клибымны төшерүне Саматка ышаначакмын.

    Хәзер сез АлияНур белән җыр яздырасыз дип беләм, бу җыр кайчан чыгачак?

    Әйе, яңа елга кадәр чыгар дип уйлап торабыз.

    Кемнәр белән дуэтларың бар? Ә кемнәр белән яздырасың килә?

    Минем иң беренче дуэтым ТатарБой белән иде, тагын Элвин Грей лейблының алдагы катнашучысы – Ами белән һәм Бэйби Ти белән. Масштаблы җырчыларның кайсылары белән дуэт яздырасым килә дигәндә, Элвин Грей белән дия алам. Элвин Грей, минем белән элемтәгә чык әле! (көлә)

    Син катнашкан татарча фестивальләр турында сөйләп кит әле.

    «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә без ТатарБой белән 2 тапкыр катнаштык, чөнки без гел дуэтта йөрдек. Алдарак фестивальгә үзләре чакырмыйлар иде бит, моның өчен җырлаганыңны видеога төшереп аларга җибәрергә һәм күп итеп тавышлар җыярга – конкурсны үтәргә кирәк иде. Бу елны да мин сәхнәдә булдым, тик артист кебек түгел. АлияНур сәхнәдә мәхәббәт турында сөйли иде, шуннан мине чакырды да, мин чыктым һәм, күп сөйләшеп тормыйча, йөргән кызымны үземнең яныма дәштем дә, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Минем тормышымдагы иң дулкынландыргыч мизгел булды бу, дөресен генә әйткәндә, аңымны югалтырмын дип уйлаган идем инде. Тиздән беренче балабыз туарга тора.

    Бик оригиналь тәкъдим ясау булган бу!

    Әйе шул, хәзер минем өчен «Мин татарча сөйләшәм» фестивале тәкъдим ясау белән бәйле булып калды инде. Икеләтә бәйрәм ул миңа!

    «Безнең гаиләдә «Ул башка милләт кешесе, безгә татар кызы гына кирәк» дигән әйбер юк»

    Тормыш иптәшең белән ничек таныштыгыз?

    Чабаксарда дус кызымның туган көнендә булды бу хәл. Җыр башкарганда аны күреп алдым, алай бик игътибар да бирмәдем. Мин аны 18 яше дә тулмаган бер кечкенә кыз дип кенә уйлаган идем, чөнки ул буйга миннән кечкенәрәк иде. Икенче көнне ул миңа инстаграмга аккаунтыма куелган сылтаманың эшләмәве турында язды. Тыныч кына җавап бирдем дә, аннары яшен сорарга булдым, «19» дип җавап бирде, шуннан таныштык, аралашып киттек. Мин аны Казанны күрсәтергә калага чакырдым. Ул дус кызына кунакка килде, аннары без күрештек.

    Шунысы истә калган: ул миңа күчтәнәчкә дип кура җиләге алып килгән иде, мин дулкынланудан бу җиләкне алдым да дустыма тоттырдым. Бу – беренче караштан мәхәббәт булды дип әйтә алам, чөнки, күрүгә үк, аның минем хатыным булачагын аңладым. Шунысы да бар, мин – күп сөйләшә торган кеше, гадәттә, гел минем авызымны япмакчы булалар, ә бу кыз, киресенчә, мине тагын да сөйләштерә генә иде.

    Икегез төрле милләт кешеләре булгач, сезнең арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмыймы?

    Юк, андый проблемалар чыккан юк. Без бит хәзер бала көтәбез, икебез ике төрле диннән булгач, баланың дине нинди булачак, дигән уйланулар килә башлады. Икәү утырдык та, шундый фикергә килдек: малай булса – мөселман була, кыз бала туса – христиан динендә булачак. Ә малай туачагын мин алдан ук белдем инде, сиздем. Минем улымны хоккейга бирәсем килә, хатыным, математик булачак ул, ди...

    Хатының белән гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез?

    Рус телендә. Мин кайвакыт татарча ачуланып берәр сүз әйтсәм – ул мине аңлый, чөнки безнең телләр охшаш. Миңа бабаем гел: «Татарчага өйрәт хатыныңны», – дия инде. Хатынны әби-бабай белән таныштырыр алдыннан, «Әссәләмәгәләйкүм вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүһу» диеп исәнләшергә өйрәттем. Ул барлы-юклы татар теле белән шулай исәнләште, әбием бик шатланган иде инде.

    Әти-әниеңнәр булачак хатыныңның башка милләт кешесе булуын ничек кабул итте?

    Әйбәт кабул итте, безнең гаиләдә «Ул – башка милләт кешесе, безгә татар кызы гына кирәк» дигән әйбер юк. Минем кайбер дусларым да бары татар кызларына өйләнәселәре килүе турында әйтәләр, мин алай уйламыйм. Миңа иң мөһиме – үз кешемне табу. Американка булсынмы, теләсә кем – йөрәккә генә ятсын.

    Ниндидер кызыксынуларың бармы?

    Гомердә булмаганны – балык тотарга ярата башладым. Балык кибетенә кергәч, бер таныш сатучы абыйга да әйткән идем моны, ул миңа: «Өйләнгәнсеңдер, хатының яныннан чыгып китү өчен сәбәп кенә ул», – диде. Уйлап карадым, чыннан да өйләнгәч йөри башладым бит балыкка! Тик хатыннан качу өчен түгел. Баштарак әти белән йөри идек, мин кармакны ыргыта белмәгәч, әтинең ачуы чыга иде дә, ул минем кулымнан кармакны тартып алып, үзе барысын да эшли иде. Ә хәзер без якын дустым Тимур белән балыкка йөри башладык, аның янында мин үземне әтием урынында хис итә башладым. Без дустым белән сүз куештык – зур балык тотканчы балыкка йөрүне дәвам итәчәкбез. 5 ай буе кечкенә генә балыклар тотып йөрдек, әле күптән түгел генә Лаеш районында зур балык эләктереп кайттык!

    Шәп! Иҗаттан нинди дә булса керем киләме?

    Чыгыш ясаулардан, инстаграммда рекламадан керем килә. Үземнең «планкам»ны төшермәскә тырышам, чөнки гаиләмне ашатасым бар бит. Кайвакыт чыгыш ясыйсым килми дә, чыгышларыма бик кыйбат бәяләр әйтәм, ә алар риза була. Кайвакыт үзем дә гаҗәпләнеп калам инде. Тик төп керем чыганагым башка, бу – сер булып калсын әле.

    Сезнең шушылай яңача җырлар башкаруыгыз татар телен үстерүгә ярдәм итәчәкме?Яшьләр җырларыгызны тыңлыймы?

    Әйе, әлбәттә, тыңлыйлар. Мин татар телендә сөйләшергә оялучыларны бөтенләй аңламыйм. Миңа: «Сиңа татар теле нәрсәгә соң? Хәзер рус теле һәм инглиз теле генә кирәк», – диючеләр күп булды. Миңа кечкенәдән туган телне белү зарури икәнен әйтеп үстерделәр. Балабызга да татар телен өйрәтәчәкмен, кирәк булса инглиз телен дә өйрәнер, әнисе чуваш милләтеннән булгач, ул телне дә өйрәнсен. Хәзер бит иске җырларны яңарталар да, татарча белмәгән кешеләр дә тыңлый башлый аларны, шуңа күрә, минемчә, татар телен үстерүгә ярдәмебез бар.

    Ничек уйлыйсың, җырчылар арасында дуслык бармы? Яисә көндәшлек кенәме?

    Бар. Мин беркайчан да үземнең дусларымнан көнләшмим, мин алар өчен шатланам гына. Мисал өчен, Искан белән АлияНурның «Даладан» җыры бик популярлашты, алар хәтта «Алтын төймә» дә алдылар, алар белән горурланам. Мин бит барыбер аларны узачакмын, бу – вакыт эше генә.

    «Миңа калса, белемсез җырлаучыларның күңелләре «җырлый»

    Ничек уйлыйсың, җырчы булу өчен музыкаль белем кирәкме?

    Юк дип уйлыйм. Миңа калса, белемсез җырлаучыларның күңелләре «җырлый». Мисал өчен мин, АлияНур, Искан, MIA BOYKA – беребезнең дә музыкаль белеме юк. Иң мөһиме – барсы да чын күңелдән булырга тиеш, тик ноталарга туры килә алмасаң, белем кирәктер.

    Татар эстрадасыннан кемнәрне тыңлыйсың? Кемнән үрнәк аласың?

    Марат Яруллин, Гүзәл Уразова, Илдус Садыков, Ләйсән Гимаева, Әбри Хәбриев, Зөлфирә Мирзаяноваларны тыңлыйм. Минем өчен үрнәк – Марат Яруллин. Аның концертлары, үз-үзен тотышы – барысы да ошый миңа. Без аның белән «Дискотека Форум»да танышкан идек инде. Шунысына гаҗәпләндем, без бит җырчыларга призма аша карыйбыз, алар әлләкем, минем белән сөйләшмәс, дип уйлыйбыз. Ә бактың исә, алар да – шундый ук гади, ачык кешеләр.

    Минем белән бер очрак булган иде – җырчылардан видеосәламнәр җыярга кирәк иде. Ришат Төхвәтуллин, Айдар Галимов һәм башкаларга яздым, барысы да җавап бирде, ярдәм иттеләр. Ә әле җырлый гына башлаган яшьләрдән бернинди хәбәр булмады. Минемчә, халык тарафыннан яратылыр өчен, ачык күңелле булырга кирәк. Үзем таныш булганнар арасыннан иң ачык, терәк булырдайлары – Илназ Гарипов, Илшат Сафин һәм Марат Яруллин. Шулай ук Әнвәр Нургалиевны әйтми кала алмыйм, миңа авыр булганда, ул миңа дөрес юл күрсәтеп, булышып җибәргән иде.

    Хатының синең җырларыңны тыңлыймы?

    Аның беркайчан да татарча җырлар тыңлаганы юк иде, тик минем җырларны тыңлый. Минем репертуардан яраткан җыры – «Завидный жених». Ә татарчалардан Данил Галимовның «Матуркай» һәм Элвин Грейның «Ашкына гомер». Мин, көлеп: «Син бу җырларны аңлыйсыңмы соң?» – дип тә сорап куям инде. Ул «Ашкына гомер»не шундый шәп кәеф белән тыңлый...

    Синең фанаткаларың күпме соң?

    Белмим, күптер.

    Хатының көнләмиме соң аларга?

    Кайвакыт көнли инде. Кызлар фотога төшәргә киләләр дә, кочаклашып төшәбез бит инде, аннары инстаграмга язалар, шунысы да ошап бетми инде. Тик ул – аңлый белә торганнардан, кирәкмәгәнгә көнләми.

    Ни өчен моңлы җырлар җырламыйсың?

    Күңелгә ятмый аларны җырлау һәм вокал ягыннан да алар миңа туры килми. Кайвакыт үземнең җырларны җырларга да тавышым җитеп бетми әле...

    Яшь җырчыларга нинди киңәшләр бирер идең?

    Беренчедән, беркемне дә тыңламаска, чөнки дөньяда ничә кеше – шуның кадәр фикер.Икенчедән, беркайчан беркем артыннан кабатламаска. Мисал өчен, мин Ранис Гарипов, минем Элвин Грей буласым килә ди. Мин бит инде беркайчан да Элвин Грей булмыйм. Син я ул кешедән яхшырак буласың, яисә бөтенләй булмыйсың.Һәм иң мөһиме – оялмаска. Минем хатыным бик оялчан иде, хәзер минем белән яшәп ул үзенең инстаграмын алып бара башлады, камерадан да оялмый.

    Тагын бер киңәш – аны русча әйтәм, «Вы те,кто вас окружает». Барысы да сезнең тирәгездәге кешеләрдән тора, әгәр син «шалапайлар» белән йөрсәң, син үзең дә «шалапай» буласың, әгәр әйләнәңдә инвесторлар булса – инвестор буласың. Музыкантлар белән йөрсәң, син, һичшиксез, музыка сферасына керәчәксең. Шуңа күрә музыкантлар белән аралашыгыз, дус булыгыз. Без, музыкантлар, мисал өчен, мин, АлияНур, Айдар Татар Бой, Искәндәр һәркемгә ачык.Миңа берәр чын мәгънәсендә сәләтле, яшь җырчы язса, мин аның белән танышачакмын, чөнки миңа да анардан өйрәнер әйбер бар. Һәрбер кеше бер-берсеннән нәрсәгәдер өйрәнә, хәтта кечкенә балалардан да ихласлыкка өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә, үзегезнең әйләнегездә дөрес кешеләр булдырыгыз.

    Рәхмәт сиңа, Ранис! Иҗатыңда зур уңышлар!

    Ранис Гарипов турында кызыклы фактлар:

    • 15 ел хоккей белән шөгыльләнә, хәтта яраткан командасы турында җыр чыгара.2014 елда «Алтын шайба» ярышларында «2001 елгы ир-егетләр арасында иң әйбәт капкачы» исеменә лаек булган.
    • Берара шигырьләр язу белән мавыга.
    • Өйләнгәч, балыкка йөрергә ярата башлый.

    Күптән түгел Гариповлар гаиләсендә куанычлы вакыйга булды – нәни уллары туды. Яшь әти-әнине чын күңелдән котлыйбыз!

     

    Ссылка на первоисточник

    Картина дня

    наверх