На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Дрон һөҗүменнән зыян күргән Гөлнараның куллары, аяклары яралы, үзе авыр хәлдә

Саратовта күпфатирлы йортка дрон һөҗүм иткәч 40 яшьлек Гөлнара бик нык яраланган. Табиблар аңа операция ясауны дәвам итә, хәле авыр дип бәяләнә, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Гөлнара җылыту системалары һәм кондиционерлар кую белән шөгыльләнә торган компаниядә эшли. Ул Украина беспилотникларының төп һөҗүменә дучар булган йортның 28 катында яшәгән.

Аның җимерелеп беткән фатирының фотолары да чыкты.

Гөлнарага ике операция ясаганнар инде. Бүген хирурглар аның тәненнән кыйпылчыкларны алган. Ул беразга гына аңына да килеп алган. Хәзер ул реанимациядә.

Гөлнара Украина беспилотникларының төп һөҗүме туры килгән «Волга скай» йортының 28 катында яшәгән. Фатирына дрон кергән вакытта ул йоклаган була. Аның аяк-куллары, очасы бик тирән яраланган. Студия-фатиры тулысынча җимерелеп беткән.

Ссылка на первоисточник
наверх