На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Баш миен амеба ашый». Пляжда ял иткәндә күлдә су коенган ир-ат реанимациядә

Америкада күлдә су коенган ир-ат амеба белән зарарланган һәм реанимациягә эләккән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кешенең баш миен ашый торган амеба күлдә генә түгел, краннан аккан суда да (АКШта мондый очраклар еш теркәлә икән), бассейнда да (Чехословакиядә күпләп үлүчеләр булган), буа-күлләрдә дә булырга мөмкин.

Бу юлы исә амеба Израильдә яшәүче 25 яшьлек ир-атка эләккән, ул пляжда ял иткәндә Тивериад күлендә коенган булган. Хәзер ир-ат реанимациядә, критик халәттә ята.

Неглерия фоулера – амебаның рәсми атамасы шундый. Ул баш миенә эләккән кешеләрнең 5 проценты гына исән кала, диелә бу хәбәрдә.

Израиль Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, табиблар бу кешедә беренчел амеба менингоэнцефалиты булуын билгели. Бу вакытта кешенең температурасы югары була, башы авырта, йокысы бозыла, коса, көзән җыера, аңын югалта. Инфекция симптомнары 7-10 көн узгач беленә башлый.

Хәзер күлдәге суны тикшерәләр.

2022 елда 36 яшьлек ир-ат гидромассажлы ваннада коенгач амеба йоктырган. Аны коткара алмаганнар.

«Башны ашый торган» амеба йоктырмас өчен, төче сулы җылы күлләрдә коенмаска киңәш ителә, аеруча җәен. Амеба борынга керә, аннары эпителий һәм ис сизү нервы аша баш миенә үтеп керә. Шуңа күрә күлдә су коенганда борынга кыстыргыч кую хәерле.

Әлеге паразит кешедән кешегә күчми. «Амебалы» суны эчәсәң, ул ашказаны-эчәклек трактында һәлак була, диелә хәбәрдә.

  • «Су коенганда йога» – «баш миен ашый торган» амеба иярткән ир-ат ике көндә үлгән
  • Аквапаркта «баш миен ашый торган» амеба иярткән хатын берничә көн эчендә үлгән
Ссылка на первоисточник
наверх