На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Туймазыда фаҗига: 13, 15 һәм 17 яшьлек малайлар машина урлап авариягә очраган

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урланган машинада авариягә очрап үлгән 13 яшьлек малай балалар йортында үскән, балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре буенча хисапта торган. Бу турыда «Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

«Балалар йортында үскән 13 һәм 15 яшьлек ике үсмер, аларның 17 яшьлек иптәше төнлә Туймазы урамында йөри.

Кече малай ишеге бераз ачык калган, эчендә ачкычы торган машинаны күреп ала. Аны хатын-кыз йөртүче калдырып киткән. Малайлар озак уйлап тормый, машинаны алып китә. Кызганычка, бу фаҗига белән тәмамлана», – дигән сайт чыганагы.

Узган төндә «ВАЗ-2110» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм каплана. Машина белән идарә итүче 13 яшьлек малай урында ук үлә. Тагын ике малай имгәнгән, аларны хастаханәгә илткәннәр. Икесенең дә хәле уртача авырлыкта.

Әлеге эшне прокуратура тикшерә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх