На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Юл фаҗигасенә эләккән Чаллы пешекчесе Марат Фарукшин 30 килограммга ябыккан

БСМП табиблары инде 2,5 ай шеф-пешекче Марат Фарукшинның гомере өчен көрәшә. Нейрохирурглар аңа берничә операция ясаганнар. Бер ай элек Маратны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. Аны әнисе һәм тормыш иптәше чиратлап карый.

«Кызганычка каршы, Марат әлегә бик аз аңлый. Миңа калса, ул безне таный, ләкин берни дә әйтә алмый.

30 килограммга ябыкты, сәламәтлегендә алга китеш сизелә. Терелү процессы бик әкрен бара, ләкин без аның аякка басачагына ышанабыз», - дигән «Челнинские известия» газетасына аның тормыш иптәше Ләйлә.

Маратны озакка сузылачак тернәкләнү курсы көтә. Ул башта Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә, аннан соң Казанда һәм Мәскәүдә дәваланачак.

Ләйлә сүзләренчә, аның кулында Мәскәү тернәкләндерү үзәгенең барлык телефоннары да бар инде.

«Самолетта Мәскәүгә бару, махсус транспортка заказ бирү һәм дәвалану өчен безнең гаиләгә 2 миллион сум акча кирәк», - дип бүлешкән Маратның тормыш иптәше.

Искә төшерәбез, Марат юл -транспорт һәлакәтенә 31 август көнне, Ю. Белоусов исемендәге туристик фестивальдән кайтып килгәндә эләккән иде. Ул көнне Марат чарага килгән кунакларны тәмле пылау белән сыйлаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх