На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

• Михаил Васильев
Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
• Михаил Васильев
У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
• Виктор Чемисов
Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Яшелчәне, куакны, агачны, чәчәкне ашап бетерә». Бакчадагы үлән бетеннән ничек котылырга?

Бакчачыларның хәзер үлән бете (тля) белән көрәшә торган чоры башлана. Ул гөблә дип тә атала, үсемлекләргә шактый зур зыян китерә. Яшелчәләрне дә, куакларны да, агачларны һәм чәчәкләрне дә ашап бетерә. Киңәшләр «Челнинские известия» газетасында чыкты.

Үлән бете үсемлекләрнең бөтен согын суырып бетерә, яфраклар коела, чәчәк ату начарлана.

Гөблә калдыкларына кырмыскалар җыела, шулай итеп, еш кына үсемлек бөтенләй һәлак була.

Шуңа күрә беренче үлән бетен күрүгә үк, эшкә керешергә кирәк.

Бакчачы Мария Гарапшина сүзләренчә, сабынлы су ярдәм итә. 400 грамм кер сабынын угычтан уып, 3 литр җылы су салыгыз, эреп беткәнче болгатыгыз. Аннары 10 литр җылы су кушып, болгатыгыз. Шушы эремәнең үсемлекләргә сиптерегез.

Сабынлы суга коры тәмәке, кызыл борыч, үсемлек мае, помидор яфраклары, сода, көл (шуларның берсен генә!) кушарга була.

Шулай ук биопрепаратлар кулланырга була, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх