На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Нияз Сафиуллинның Казан концерты алдыннан берничә «ЧП» булган

Җырчы һәм баянчы Нияз Сафиуллинның Казандагы концерты алдыннан берничә «ЧП» килеп чыккан. Шундый җаваплы көнне җырчыга шактый борчылып алырга туры килгән. Алай да, командасындагы тәҗрибәле белгечләр белән, проблемаларны халык җыелганчы хәл иткәннәр. Бу хакта Нияз «Интертат»ка үзе сөйләде.

«Без репетициягә җыелу белән мәдәният йортында утны өзеп куйдылар.

3-4 сәгатьтән тамашачы килә башлаячак, Казандагы беренче концерт, ә без репетиция дә ясый алмадык. Тамаша үзе дә өзелү алдында торды. Аннан танышлар аркылы шалтыратып, утны кабыздырттык. Инде «йә Алла» дип җиңел сулап кына куйган идек, тагын бер күңелсезлек килеп чыкты – аппаратура колонкасы җимерелеп төшеп, микрофоннарның базалары ватылды. Радиосистема эштән чыкты. Әле ярый командамда тәҗрибәле егетләр эшли. Тавыш операторым үзе белән запас микрофоннар йөртә. Ситуациядән шулар ярдәмендә чыктык.

Концертыбыз бик җылы булды, халык яхшы кабул итте. Баянга тамашачыларны да җырлатып алдык. Киләсе елга «УНИКС»та да куярбыз дип ниятләп торам», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх