На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Журналист, бакчачы һәм үрнәк хатын-кыз Гөлара Арсланова: «Мин - бәхетле кеше»

Журналист, һәвәскәр бакчачы һәм уңган хуҗабикә Гөлара Арсланованы әңгәмәгә күптән чакырасым килә иде. Ул –Башкортстанның «Өмет» республика татар яшьләре газетасының хатлар бүлеге мөдире, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре. Менә форсаты килеп чыкты: ул эшлекле сәфәр белән Казанга килде.

Гөлара апа – абруйлы журналист, һәвәскәр бакчачы һәм бәхетле хатын кыз. Аның белән күп темаларны күтәреп, сөйләшергә була. Һәр сорауга төпле фикере булган шәхес белән журналистика, бакчачылык, гаилә һәм тормыш турында сөйләшеп алдык.

«Без журналист халкы шундый – үзебез турында язарга да, сөйләргә яратмыйбыз»

Гөлара апа, үзегез хакында сөйләгезче, сез бит халык турында бик күп язасыз, ә сезнең хакта бик аз беләбез.

Мин шуңа шаккаттым әле, чыннан да 30 ел дәвамында «Өмет» редакциясе газетасында эшләү дәверендә йөзләп кенә түгел, меңнәрчә әңгәмәләр эшләнгәндер. Ә без журналист халкы шундый – үзебез турында язарга да, сөйләргә яратмыйбыз. Рәхмәт, зурлап чакырганыгыз өчен!

Мин үзем Чакмагыш районының Калмашбаш авылы кызы булам. Безнең авылны исеме генә түгел, үзе дә бик озын гына – 7 чакрымга сузылган. Без укыганда исә балалар шактый күп иде, сыйныфта 35 бала белем алдык. Ләкин, татар журналистикасына килүем – минем өчен бер батырлык булгандыр, дип уйлыйм. Язмыш мине үзе үк шушы юлга эткәндер, мөгаен. Ни өчен дигәндә? Без 4-9 сыйныфларда башкорт телендә укыдык һәм татар телен укымадык та, дияргә була. Ә 10нчы сыйныфта әдәбият кенә укыдык. Мәктәпне тәмамлаганда исә сайлау алдында калдым: башкорт телен мин бик яхшы беләм.

Татар телен бик белмим. Шуңа күрә аптыраш.

Кыш көне туганым белән Башкорт дәүләт университетына килдем. Беркем дә юк коридорда, уйланып йөрим: кайсы кафедрага керергә икән… Шуннан татар кафедрасы ишегеннән бер абый чыкты да: «Туганым, нишләп йөрисең монда?» – ди, мин аңлатып бирдем. «Үзең ничек телисең? Кайсы сиңа якынрак?» – дип сорады. Мин татар авылыннан, татарча укырга теләр идем, дим.

Шулай итеп, документларны татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшырдым. Итиханнар, минем бәхетемә, ул елны татар теле һәм әдәбиятыннан язмача түгел, ә телдән булды. Аннары рус теленнән инша яздык. Бәлки, ул вакытта татар теленнән дә инша язарга кушкан булсалар, керә алмаган да булыр идем. Теләк булгач, татар теленең бөтен нечкәлекләре өйрәнелде инде ул!

Сез үзегезне «Өмет» газетасына багышлаган журналист бит. Филологка укысагыз да, вакытлы матбугат тармагын сайлагансыз.

Журналист булу хыялым, бәлки, балачактан ук булгандыр. Әле 4нче сыйныфта укыганда ук яза башладым һәм мәктәп тормышы турында язган беренче мәкаләм – «Ялкын» журналында дөнья күрде. Шуннан республика басмаларында гел басылып тордым. Һәм университетта укуны тәмамлаганда тормышка чыктым, бәбиебез туды, декрет ялында булдым. Аннан соң «Өмет» газетасы редакциясенә эшкә килдем. Бала бәләкәй чагында, анда эшләр белән идарә итүче, документовед булып та эшләдем. Бала үсә төшкәч – журналистика диңгезенә чумдым.

  • «Өмет» газетасы – Башкортстанда иң зур тиражлы газета. 2023нче елда газетаның 100 еллыгы үтте.

Сез журналистикага килгән еллар да бит әле нинди. Дәүләт үзгәртелеп корылган, яңа заманага нигез салынган чор – 90нчы еллар.

Искиткеч еллар иде. Мин журналистикага килгәндә, беләсеңме – журналистның дан-дәрәҗәсе бик югары вакытлар иде. Илдә бәлки, бөтенесе дә таралыбрак барган вакытлар булып тоелгандыр, ә журналистикага бу бик кагылмаган иде әле. Чөнки, барлык үзгәрешләр хакында мәгълүматны нәкъ журналистлар халыкка җиткерде. Бүген ул социаль челтәрләр аша барысы да минутында-секундында тарала, ул чорда газеталарны көтеп ала иде халык. Журналистларга фатирлар бирү дә бар иде өстәвенә. Шулай итеп канатланып, дәртләнеп эшләп кителде инде. Бәлки, журналистиканың әһәмияте дә бүгенге көндә ул кадәр югары түгел, диләрдер дә, әмма үзем алай уйламыйм һич тә.

Газетада һәр ай саен сез алып бара торган «Сихәт» кушымтасын күпләр көтеп ала, аны саклый. Сәламәтлек темасын яктыртуыгызга газиз әниегез – Рәйфә апаның медицина хезмәткәре булу да тәэсир иттеме?

Мөгаен. Минем әтием дә ветеринар иде, яшьли мәрхүм булды ул. Ә әнием – 4 авылга бердәнбер шәфкать туташы иде, әниемнең өйдә булган чагын да хәтерләмим. Бер урыннан кайтып керә, икенче җиргә алып китәләр… Аннары өченче урынга чакыралар. Кем булса да өебезнең тәрәзәсен яки капканы шакымыйча бер төн дә үтмәгәндер. Шуңа күрә бүген дә барлык авылдашларыбыз да әтине дә, әнине дә бары яхшы яклап кына хәтергә алалар, рәхмәтлеләр.

Үземнең дә мәктәптә укыган чакта шәфкать туташы булырга хыялым бар иде. Ә әнием ак халатлы шәфкать иясе буларак кешеләргә медицина ярдәме белән генә түгел, рухи яктан да ярдәм итә торган булды. Еш кына аңа киңәш сорап килделәр, ул безне: «Кызым, сиңа бер җылы сүз әйтсәләр – син аңа бишне әйт, сиңа бер изгелек кылсалар – бишне эшлә», - дип үстерде. Шул сүзләрне истә тотып тормыш юлыннан барам да кебек.

Табиблар белән әңгәмәләрдә нинди темаларны күтәрәсез?

Бүгенге баш мөхәрриребез Рәдис Гыйльванович «Өмет»кә эшкә килгәч тә шушы медицина темасы кушымтасын булдыру яклы булды. Һәм шушы «Сихәт»нең төп материалы – билгеле табиблар белән әңгәмәне миңа ышанып тапшырылды. Бу эшне шундый яратып алып барам. Егерме елдан артык эшлим мин аны. Һәр санны аерым бер чиргә багышлыйм. Табиб чирнең билгеләре, аны ничек дәвалау турында сөйли. Халык медицинасы киңәшләрен дә биреп барабыз. Һәм безнең укучылар шуннан зур файда табалар, мәсәлән, «Минем бөерем авырта, нишләргә микән? Табибтан җавап язып чыксагыз иде» дип язып җибәрәләр. Табибның кайсы хастаханәдә эшләвен дә күрсәтәбез, бу реклама түгел һич кенә дә. Чөнки, укып, үзләренә дәва алыр өчен укучыларыбыз республика дәваханәсендә эшләүче шул табибка язылалар.

Аннары «Әниләр һәм бәбиләр» дигән рубрикагызны да телгә алмыйча булдыралмыйм.

«Әниләр һәм бәбиләр»не мин кече кызым белән декрет ялында утырганда уйлап чыгардым. Анда без яшь әниләргә сабыйларны карау буенча киңәшләр биреп торабыз. Яшь әниләрдән дә бигрәк дәү әниләре язып җибәрә – менә әнисе дару эчерә дә эчерә, нинди табибка мөрәҗәгать итәргә, кендек проблемасы хакында да язалар. «Медицина яңалыклары»н да алып барам, бигрәк күңелле бит ул халыкка әйбәт хәбәрләр ирештерү. Күп кенә укучыларыбыз, шалтыратып, рәхмәтләрен белдереп торалар.

«Абрикос – безнең бакчаның яме»

Cез бит әле бик оста, бик уңган бакчачы да. Абрикослар да үстерәсез.

Әйе, абрикос – безнең бакчаның яме ул! Аны Оренбургта яшәгән абыем алып кайткан иде. Хәзер исә ул шундый зур агач булып үсеп җитеште. Безнең үзебезнең йортыбыз шәһәр кырыенда, ә болай шәһәрдә яшибез. Яз җитсә, ел саен күршеләребез шалтыратырга тотына: «Гөлара, тизрәк килегез, абрикосыгыз шау чәчәккә күмелде, иснәп туялмыйбыз», – диләр. Шулай итеп бөтен тирә-якны ямьләп утыра ул.

Бездә һава шартлары икенчерәк, шуңа кайсы елны уңышны әйбәт кенә бирә, кайсыбер елда әзрәк бирә. Быел ныгытып кырау суккач, уңышы бер 3 кило гына булды. Өченче елны 2-3 табак абрикос җыеп алдык, кайнатмалар, компотлар ясадык. Безнең климат зонасы өчен ул кадәр уңдырышлы агач шикелле дә түгелдер һәм үстерергә дә кирәкмидер, бәлки. Шулай да бакчада кишер белән чөгендер генә үстерергә, димәгән. Шундый экзотик әйберләрне дә үстерәсе килә. Кырымнан чәчәкләр дә алып кайткан булды. Билгеле, андагы җылы климатка өйрәнгән үсемлекләрне кышын саклау да кыен – суганчаларын подвалга кертеп куям. Кайчак матур итеп кенә чәчәккә бөреләнгәч тә кырау ала. Ә болай бөтенесен дә үстереп карарга омтылам. Менә камырлыкның (дүләнә, боярышник) сәламәтлек өчен куллана торган вак сорты да, алма кебек эресе дә бар. Зурысы шулкадәр мул уңыш бирә, кып-кызыл алма шикелле бик тәмле.

Камырлыктан кайнатма ясыйсызмы, Гөлара апа?

Кайнатмага төше күбрәк инде, әлбәттә. Мин аның җимешләрен пешеклим дә, иләк аша чыгарып, аз гына шикәр салып бутыйм. Измә иттереп, аны туңдыргычка куям. Салкын кышкы көннәрдә аның белән чәйләр эчү бигрәк тә күңелле инде ул. Аны йөрәк өчен дә бик файдалы дип беләбез. Нәрсә утыртсаң да – үсә инде. Бакчачылык – бер чирдер инде ул (көлеп-елмаеп). Иптәшем дә тирги, нигә кирәк сиңа, сиңа җитми инде, ди. Җитмәгәннән түгел бит ул. Аз гына да җир буш калмасын, дип тырышам. Ул аз гына җир буш калса да, гөнаһ кебек.

Ә абрикоска килгәндә, бездәге кышны ничек кичерә? Агачын кышкылыкка томалап, җылыту да берәр нинди ысул белән мөмкин дә түгелдер?

Юк, абрикос агачын берничек тә кышкылыкка томалау мөмкин түгел хәзер, нык олы булып үсте. Бәхет эше инде, елның-елында әллә нинди зур уңыш та бирми. Ничек инде бакчаны ямьгә төреп үсеп утырган абрикос агачын кисеп ташлыйсың?!

Сезнең бакчаны фотосурәтләрдән, видеолардан күреп, чәчәкләр патшалыгына тиңләп була. Ничә төр, сорт чәчкәләр үстерәсез микән, санаганыгыз юкмы?

Чәчкәләрне төрлесеннән үстерәбез. Бер елны ирем санады – 60лап төр төрлесеннән чәчкәләр үстерәм булып чыкты.

Димәк, сез «Өмет»тәге «Бакчачы почмагы» сәхифәсендә нидер киңәш иткәнче, үзегездә моны сыныйсыз булып чыгамы?

Без – авыл баласы, бар яшелчә-нигъмәтләрне дә үстереп карарга тырышабыз. Хәзер йорт төзи башладык та, иң беренче чиратта, Илсурдан зур итеп теплица куйдырттым. Теплица бик матур килеп чыкты, тик анда моңарчы яшелчә үстереп караганым юк. Башта помодорлар да, кыярлар да бик матур булды теплицада. Тик кыярга пәрәвез талпаннары (паутинный клещ) төште. Кыярлар әйбәт кенә уңыш белән сөендерә башлаганда, сап-сары итеп бетерә дә куя… Хәзер моны нишләтергә инде?.. Ниндидер журналда укыдыммы, пәрәвез талпаннарын төтен шашкасы бетерә, дигән. Әй дәртләндем, кибеткә барып алдым моны. Теплицада кыяр-помдорлар, баклажаннарым уңыш кына бирә башлаган чаклар. Без инде бу шашканы куйдык та, кичен күршеләргә юбилейга кереп киттек. Чыктык та ятып йокладык, ә иртүк торып чыксам, ни күрәм: теплицада бөтен яшелчә кибеп беткән… Төтен шашкасы шулай «эш иткән» күпме уңышыбызны… Мин елыйм инде ул вакытта, Илсур тынычландыра «тышта бар бит, анысы да җитәр безгә» ди. Шуңа күрә дә бөтен әйберне мин теплицада гына үстерү яклы түгел. Теплицага фитофтороза керсә – берни дә калмый, ә урамда үстерелгәне алай түгел әле. Тышта да бер 10-15 төп үстерергә кирәк ул. Менә шундый тәҗрибә дә ул. «Бакчачы почмагы» сәхифәсен башлау да моңа йогынты ясвгвндыр.

Календарьдә – октябрь уртасы: эшләрне тәмамлау вакыты килеп җиткән

Гөлара апа, «Интертат» укучылары әле бакчаларда нишләргә тиеш?

Октябрьдә бакча эшләрен барыбер тәмамларга кирәктер, дип исәплим. Бездә 1-2 атна элек кырау ныгытып төште дә, розаларымның берсе дә калмады. Мин үзем биек розалар үстерергә яратам, ишегалдымда – зур розарий. Аларны кисеп, кышкылыкка хәстәрләп куйдым. Менә мин әле Татаррстанны сагынып килдем дә, Казан Кремленә юнәлгән идем: шәһәрнең бөтен җирендә чәчәкләр әле һаман атып утыра. Димәк, сездә җылырак.

Теплицадагы яшелчәләрнең уңыш бирү вакытын озайтыр өчен җылыткыч куйдык әле. Шулай да, хәзер кирәкмидер, ул барыбер дә электроэнергияне ала. Һәр эшне вакытында эшләү кирәк: хәзер бакчага да ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Без, шәһәр кешеләре, бакчага тирес кертәлмибез, элек безнең бистәсендә зур-зур фермалар бар иде, аннан тирес китерткәнебез дә булды. Ә хәзер андый мөмкинлек бетте. Ә бакчабыз – суглинист балчыклы җир, аны йомшартырга кирәк. Ә авылга кайтсаң, җир манный боткасы кебек. Хәзер үзебезнең бакчадагы җиргә «Байкал» дигән препаратны сиптек. Ул туфракны файдалы элементлар белән баета. Ул – тулысынча натураль препарат. Ул бер квадрат метр җиргә бик аз кирәк. «Байкал» бөтен туфракны ашлый, чистарта, төрле гөмбәчекләрдән дә арындыра. Аны инде 15 көн аралык белән сибү яхшырак.

Препараратлар сибү, ашламалар кертүгә килгәндә, аларның натураль булганына игътибар итәсезме?

Бакча үстергәндә тулысынча натураль препаратларга гына таяну мөмкин түгелдер. Без үзебез чирләсәк тә, ромашка белән терелә алмыйбыз бит. Шуңа да препаратлардан йөз чөерү кирәкмидер, димен. Алмагачың күзеңә карап үлеп бара икән, ничек инде аны эшкәртмисең. Әлбәттә, микъдарын беркайчан да арттырырга ярамый: 1 грамм диелгән икән 1 литр суга – шулай гына кушабыз. Күбрәк файдасы булсын, дип, күбрәк зыян ясап кую ихтималын да онытмыйбыз.

Бәрәңгеләрне ничек саклыйсыз?

Бәрәңгене базга яки подвалга салыр алдыннан, минем теплицаны корыткан теге төтен шашкасын куеп алу зарур. Баз буш чагында аның файдасы бик нык яхшы. Ә болай инде шәһәр кешесе – әлбәттә, балконда саклый.

«Бер-береңә ышанасың, бер-береңә генә табынасың – шунда бәхетле буласың!»

Гөлара апа, бакчачылык темасыннан, әкренләп, гаилә темасына күчик. Сезнең бит инде гаиләгез дә үрнәк, матур. Күпләрне сокландырырлык.

Тормыш иптәшем Илсур Нәҗип улы Арсланов – үзебезнең районның Аблай авылы егете. Студент вакытта очрашып кавыштык. Икебез дә студентлар идек, бергәләп укуларны тәмамладык, 2 балабыз бар. Улыбыз Динислам – югары белем алып, үз эшен алып бара. Кызыбыз Гөлназ – Уфа фән һәм технологияләр университетының магистратурасында укып йөри, «мәгълүмати куркынычсызлык» белгечлегенә ия була.

Журналистның эше дә шундый бит әле: ял, иртә яки кич дип тормыйча, командировкаларга чабу һәм кайвакыт «җиде төн уртасында» да кайтып керүләр. Ирегез ничек карый моңа?

Моның өчен тормыш иптәшеңнең сине аңлавы, өстәвенә, хезмәтеңне дә, үзеңне дә хөрмәт итеп торуы кирәк. Бу – иң мөһиме инде. Командировкага иртәнге 6 тулганчы кузгалып, төнге 12дә, 2дә дә кайткан чакларыбыз бар. Чаралар да төнгә кадәр барганы бар. Кемдер эшкә иртән бара, эш көне тәмамлангач ишеген ябып кайтып китә. Ә безнең журналист халкының эше өйгә ияреп кайта… Командировкалардан кайтып керәсең, инде төн эчендә язып, иртәнгә материалыңны тапшырырга тиешсең. Илсурым ул яктан бигрәк тә аңлый торган: үземне дә, һөнәремне дә хөрмәт итә. Балаларның да шулай ук аңлап торулары кирәк. Балалар белән бергә үсәсең бит, оныклар бөтенләй башкача хәзер.

Аш-су әзерләргә вакыт каламы соң?

Мин Илсур абыеңа «син – шулкадәр бәхетле ир-ат, ашарга яраткан хатын-кызга өйләнгәнсең», дим. Мин үзем тәмле ашарга яратам, шуңа күрә күп пешеренәм. Мөгаен да, пешекчелеккә барган булсам, бик әйбәт булыр иде (көлә).

4 нче сыйныфта укыганда, токмач кисеп, үземчә аш пешерә идем. Ул чакта әтием дә вафат булган вакыт, әниемне бераз булса да шатландырам, дигән булганмындыр инде. Газета-журналлар килгәнен көтеп алып, шуннан рецептларны карап, шулай пешеренә идем. Күрше кызлары, күрше апалары керә – аларга чәү әзерлим. Бөтен ризыкны уңышлы итеп кенә әзерләп тә булмый бит, күпме майларны әрәм иткәнмендер. Ләкин, инәки бервакытта да тиргәмәде. Элек бит авылда сары май күп иде, шуңа да ачуланмагандыр ул.

«Эх, ванилин булса, мин пешергән ризыклар тагы да тәмле булыр иде», дип уйлый идем, чөнки аны барлык татлы ризыклар рецептында да кулланалар. Ә ул ванилин дигәннәре авыл кибетендә каян булсын?! Бу – берәр сихри әйбердер, дип уйлый идем. Ә инде үскәч, ванилинны күргәч, бер хуш ис кенә бирә торган әйбер икәнен белгәч, миндә шулкадәр үкенеч булды. Күңелеңне биреп, тәмле иттереп пешерсәң – чыннан да ванилин гына нәрсә инде ул?.. Тортларны әле дә яратып пешерәм. Хәзер, ничектер менә, милли ризыкка күңел тарта. Бик нык төрләндерәсе дә килми. Минем Илсур кибеттән алынган пироглар, печеньелар ашамый.

Гаилә темасына килгәндә, сорыйм әле: яшьләргә гаилә учагын ничек сакларга?

Гаиләне саклау, дигәннән, бүгенге заманда яшь егет-кызларга шулкадәр иркенлек бирелде микән, белмим дә… Бәлки, ул – табыштыр, ә бәлкем – югалтудыр да. Яшьләр бүген очрашалар, бүген кавышалар, иртәгә аерылышып та куялар. Ул инде авылларда психологлар юк, билгеле. Ә районнардагы психологларга бер көнне барса берәү, бу хакта иртәгәсе көнне бөтен райондашлары беләчәген да ачыктан-ачык әйтә алабыз. «По секрету всему свету» килеп чыга. Ә мөнәсәбәтләргә килгәндә, гаилә коруга иркен караш хөкем сөрә. Кыз белән егет таныша, алар күпмедер яшәп карыйлар. Аннан тагы ачуланыштылармы – икенче берсе белән яшәп карарга, дигән уйга киләләр. Шуның аркасында ныклы гаилә кору да авырлаша барадыр.

Без бит инде берәү белән йөрдек тә, шуңа кияүгә чыгып, шушы икән ир, шушы икән хатын, диеп яшәдек. Бер-береңә ышанасың, бер-береңә генә табынасың һәм тыңлыйсың – шунда бәхетле буласың! Никадәр яшьли өйләнешәсең, шулкадәр «сыгылмалы» буласың бит инде: аның гадәтләрен, үзеңнекен дә әвәлисең. Әгәр бер-береңне яратасың икән, менә нәкъ шушы кеше белән яшәп, балалар табып, бергә картаеп һәм, олыгайгач, шушы кеше белән оныкларыңны сөеп утырасың килә икән, гаиләне саклар өчен тырышасың.

«Журналист битараф булмаска тиеш»

Соңгы берничә ел эчендә телебезгә «ясалма фәһем» дигән сүз кергән иде, хәзер ул журналистиканың аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Карашыгыз?

Журналист заман белән бергә атларга тиеш. Әгәр, безнең буынга, безнең чорга шундый яңалыклар килә икән, бер дә болай гына түгелдер. Йөрәген, бар күңелен биреп журналист кына яза алачак ул. Ә ясалма фәһемнең файдасын бүгеннән үк күрәбез, тиз-тиз тәрҗемәләр ясаганда да бик уңайлы. Безнең милли телләрдә тулысынча аның белән эшләү мөмкин булмаса да, киләчәктә аның басма матбугатка ярдәмен тоеп эш итәрбез.

Мин җөмлә башын әйтәм, сез азагын. Журналист — беркайчан да...

Иң беренче чиратта – журналист битараф булмаска тиеш! Безгә кешеләр киңәш сорап киләләр, мөрәҗәгать итәләр. Ярдәм, диеп әйтәсем дә килми. Менә бүгенге көндә безгә «сез мактап кына язасыз», диләр. Юк, без тиргәп тә язабыз, кешедә аң уятырга тырышабыз.

Мин мәсәлән, «күпер салынмаган» дигән язманы биргәнмен икән, ул проблеманы күзәтеп барачакмын. Халыкка газета битләрендә җавап бирәм, укучылар сиңа мөрәҗәгать иткән икән – аңа җавап бирергә, үтенечен үтәргә тиешсең. Әлбәттә, бернинди матбугат басмасы да, журналист та күпер салып бирә алмый. Мисал итеп китерәм яңадан, без күпер салдыру буенча укучыбызының мөрәҗәгате белән хакимият органнарына чыксак та, алар «сала алмыйбыз берничек тә» дип җавап кайтарсалар да – мин бит укучымның гозерен үтәдем. Мәсьәлә күперне салдыра алмаучылар вөҗданында кала.

Хәзер соңгы елларда Башкортстанда юллар яхшыра бара, Аллаһка шөкер. Авылларда да асфальтлар түшәлә яисә ком-таш салына. Ә менә минем хәтердә: үзләре дә инвалид бер гаилә, өстәвенә, уллары үсеп буй җиткән булса да гарип – ярдәм сорадылар. «Без хастаханәгә дә бара алмыйбыз, авылда юл юк», – диләр. Анда барып җиткәнче үк редакциянең яхшы машинасы яртылаш җимерелде бугай инде. Күрештек, сөйләштек, авыл советларына кердек. Ярар, карарбыз, диделәр. Ә икенче көнне район хакимият башлыгы дулап шалтырата. Нинди генә сүзләр ишетмәдек. Ул куркыта, ул яный. Анда юл бар, ди… Ә без шул юлдан бардык бит инде. Газетага язып кына карагыз – без сезне судка бирәбез, дип куркытырга маташа. Шуннан баш редакторыбыз Радис Гыйльванович: «Юк, яңадан барып та йөрмибез, без барып, үз күзләребез белән күрдек, газетада чыкты», – диде. Менә журналистның көче нидә – юлны, рәтләделәр. Озак вакыт безгә гозерләрен җиткерүчеләр белән аралашып та тордык, шуннан элемтә вакыт бара-бара югалды инде.

Хәзер бар мәгълүматны да интернетта табып була бит. Озын-озын юллар үтеп командировкаларга чабып репортажлар язу, төшерү һәм аннары әңгәмәләр кору кирәкме?

Әйе, нәкъ шулай! Җылы эчтәлекле әңгәмәләр, язмалар бары тик очрашуда, күрешү барышында гына барлыкка килә. Күзгә-күз карашып сөйләшүгә берни җитмидер, дип уйлыйм.

Яшь журналистларга нинди киңәшләрегез булыр?

Яшьләр журналистикага аз килә башлады. Без менә журналистиканы яратып килдек, бүген дә журналистиканы яраткан һәм үз иткән кызлар-егетләр бар, юк түгел. Ләкин, хезмәт хаклары түбәнрәк булу аркасында килүчеләр азрак. Ләкин, шулай да гел болай булмас ул, яраткан һөнәрегезгә хыянәт итмәгез, килегез, эшләгез һәм сезне күреп үстерерләр. Кешелекле булсак, укучыларыбызны хөрмәт итсәк – безгә болар бишләтә кайтыр.

Киләчәккә нинди уй-хыяллар белән яшисез?

Киләчәктә басма матбугат бетә, дигән сүзләр ишетәбез, укыйбыз. Бетә, дия-дия, инде дистә еллар үтеп китте. Аллаһка шөкер, без яшибез. «Өмет» бит инде узган гасырның 91 нче елында чыга башлаган, мин эшкә 1995 елның башында килдем. Ул заманда да «Өмет» – иң популяр басма иде, бүген дә шулай булып кала. Безнең газетаның гомере киләчәктә дә озын булуына ышанам. Әлбәттә, яраткан эшемдә эшләп хаклы ялга чыгып, матур һәм бәхетле итеп яшәргә язсын. Иртән торып эшенә ашкынып барган, аннары ашкынып гаиләсе янына өйгә кайткан кеше – иң бәхетле, диләр бит әле. Менә мин шундый кеше инде.

Җанлы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт, Гөлара апа!

  • Башкортстанның танылган журналисты Гөлара Арсланова белән интервьюдан фоторепортаж

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх