На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Илнар Сәйфиевтан, мандарин ашап, яраткан кешеңне кочаклап тыңлый торган җыр

Соңгы вакытта бик актив иҗат итүче җырчы Илнар Сәйфиев Яңа ел алдыннан «Яныйк бергә» дигән яңа җыр чыгарган. Ул аны: «Бизәлгән чыршы янында, сөйгән ярыгызны кочаклап, мандарин ашап утырганда тыңларга дип яздырдым», – дип тәкъдим итә.

«Шушы җырым белән Яңа елда парсызларның парларын табуын телим. Яныгызда сезне ничек бар, шулай кабул итеп яратучы кеше булганда, канатлар үсә, яшьнәп яшисе, очасы, таулар әйләндерәсе, тагын әллә ниләр эшлисе килә.

Күңелгә рәхәт, кыскасы.

Парлыларга инде бер-берегезне аңлап, җыен юк-бар өчен үпкәләшмичә, әрләшмичә яшәвегезне телим. Тормыш булгач, төрлесе була инде. Матур яшик әле. дуслар. Өч көнлек дөнья инде. Бер-беребезне кочаклап кына, яратып кына яшик, җырдагыча. Мәхәббәт һәм бәхет утларында янарга гына язсын», – дип матур теләкләрен җиткерә ул тыңлаучыларына.

 

Ссылка на первоисточник
наверх