На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

10 подписчиков

Свежие комментарии

  • Владимир Алтайцев
    На  кой  чёрт  здесь писанина на татапрском языке?Саубуллашу (Алекс...
  • Evgenija Palette
    И, ведь, у них есть, в Казани, пресса на татарском языке... Вот, что значит безответственное руководство... При царях...Зөлфәт Зиннуров т...
  • Evgenija Palette
    Психологически подготавливают к ТЮРКСКОЙ ПРЕССЕ... УЖАС!Җырчы Татьяна Ефр...

Юл кагыйдәләрен иң еш бозучылар: Гаделнең 233 мең сум штрафы бар, Илдарныкы - 99 мең!

Хакимият республика юлларында даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга һәм җыелган штрафларын түләмәүчеләргә карата җитди чаралар күрергә вәгъдә итә. Шул арада StopCityRacing телеграм-каналы авторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның яңа антирейтингын төзегән.

«Юлларда иң күп кагыйдә бозучылар - BMW йөртүчеләре»

Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң еш BMW һәм Mercedes йөртүчеләре боза.

Мондый нәтиҗәгә StopCityRacing телеграм-каналы активистлары килде, алар июль аенда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы йөз меңнән артык карарны анализлаган. StopCityRacing - берничә ел дәвамында Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу видеоларын чыгаручы телеграм-канал. Әлеге видеолар ярдәмендә ГАИ хезмәткәрләре шактый гына кагыйдә бозучыларны табып, җаваплылыкка тарткан.

Рейтинг авторлары быел кагыйдәләрне иң еш бозган өч йөз автомобильгә аерым игътибар биргән. Машина маркалары буенча антирейтинг:

BMW - 61 автомобиль

Mercedes-Benz - 48 автомобиль

Toyota - 28 автомобиль

ВАЗ / Lada - 18 автомобиль

Audi - 17 автомобиль

Volkswagen һәм KIA - 15әр автомобиль

Hyundai һәм Lexus -1 4әр автомобиль

Porsche һәм Land Rover - 13әр автомобиль

Телеграм-канал авторлары параллель рәвештә үз укучылары арасында сораштыру үткәргән. Алар фикеренчә, юлларда иң куркыныч йөрүчеләр һәм иң еш кагыйдә бозучылар булып BMW йөртүчеләре тора. Шулай итеп сораштыруда катнашучыларның да фикере аналитикларның антирейтингы белән туры килгән.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кагыйдә бозулар буенча икенче урында үзебезнең автосәнәгать йөртүчеләре тора. Ә өченче һәм дүртенче урыннарны KIA һәм Hyundai йөртүчеләре алган.

Антирейтинг авторлары аңлатканча, алар 100 мең карарны анализлаган, шулардан 58 мең транспорт чарасы сайлап алынганнар исемлегенә эләккән. Машина йөртүчеләрнең 70 проценты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бер тапкыр, 16,5 проценты – ике тапкыр бозган; 7,3 процентның дүрттән алып унга кадәр кагыйдә бозу очрагы бар, машина йөртүчеләренең бер проценттан кимрәгенә уннан артык кагыйдә бозу очрагы туры килә.

Фото: ©«Татар-информ», Владимир Васильев

«Июль ае өчен машина йөртүчеләр антирейтингы»

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәүчеләр исемлеге:

Штрафлар саны буенча беренче урынны Адель Роберт улы Гыйматдинов алып тора - авто номеры 917 ХТ 716. Аның 233 мең сумлык 223 штрафы бар.

Икенче урында шәхси эшмәкәр Донатос Сигитасович Вайтукайтис. Авто номеры М 249 КК 716. Аның 133 мең сумлык 192 штрафы бар.

Лидерлар өчлеген 185 МА 716 номерлы автомобиль хуҗасы Утя Данковна Михай йомгаклый, аңа 112 мең сумга 108 штраф салынган. Бу автомобиль белән Валерий Владимирович Михай идарә итә, дип яза телеграм-канал авторлары.

Штрафларын явызларча түләмәүче чираттагы ун кеше:

• «Чиста мохит» компаниясе лизингында булган Н 717 УЕ 116 автомобиле 103 мең сумлык 161 штраф җыйган.

• Аннары М 895 ВМ 716 автомобиле килә, рейтинг авторлары аның йөртүчесе дип Илдар Садретдин улы Кәбировны атый. Бу автомобильдә 99 мең сумлык 163 штраф.

• Лизингка алынган Р 100 МА 716 номерлы автомобиль йөртүчеләре 93 мең сумлык 154 штраф алган.

• Алар артыннан килүче Рамил Ринат улы Шәйхетдинов һәм аның 007 СС 716 автомобиле 90 мең сумлык 150 штраф алган.

• Чиратта Денис Ленарович Шәйхрамов һәм аның М 971 ВН 716 номерлы автомобиле. Аның 88 мең сумлык 128 штрафы бар.

• Дарья Николаевна Лабутова һәм аның С 184 ХС 716 номерлы автомобиле 81 мең сумлык 114 штраф алган.

• Эльвира Михайловна Солтанова һәм аның О 072 МК 116 автомобиле 72 мең сумлык 108 штрафка ия.

• М 101 Хо 716 номерлы автомобиль, рейтинг авторлары мәгълүматларына караганда, ул «АЙ ПИ ЭЛ Экспресс Групп» һәм «Паллет-Экспресс» компанияләренә карый. Аңа 68 мең сумлык 123 штраф салынган.

• «Жилбытсервис» ҖЧҖ директоры Инсаф Насыйх улы Махиянов С 054 ОА 716 номерлы автомобилендә 66 мең сумлык 119 штраф җыйган

* Рейтингны У 320 НВ 116 номерлы автомобиле белән Рөстәм Ядкар улы Шакиров йомгаклый. Ул 52 мең сумлык 101 штраф алырга өлгергән.

Татарстанның тугыз автомобильчесе июль аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен 50 тапкырдан артык, бер йөртүче хәтта йөз тапкыр диярлек бозган - ул, телеграм-канал авторлары мәгълүматлары буенча, йә чит илдә исәптә тора, йә дипломатик авто.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы башкалар турында нәрсәләр билгеле?

1. Таныклык номеры 9966401718 булган автомобиль хуҗасы 2024 елның апрель башыннан 200гә якын штраф түләгән. Тагын 22се түләү көтә. 2 августка аңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 124 карар язылган.

2. В 005 ВС 18 номерлы автомобильдә июньнән 67 түләнмәгән штраф исәпләнә. Ә ел башыннан ул инде 456 штраф түләгән.

Бу автомобиль белән, телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Удмуртиядә туган Илья Дмитриевич Безумов идарә итә дип фаразлана. Быелның февралендә ул тонировка өчен, ә июльдә – транспорт чарасын эксплуатацияләгәндә һаваны пычратучы матдәләр нормативларын яки тавыш дәрәҗәсе нормативларын арттырган өчен җаваплылыкка тартылган. Автоның хуҗасы - Безумова Ольга Александровна.

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның яртысыннан артыгы әлеге автомобиль йөртүчесе тарафыннан кылынган.

3. СТС 9970027384 номерлы автомобиль июньнән башлап юл йөрү кагыйдәләрен ким дигәндә 103 тапкыр бозган. Шуның 97се июль аена туры килә.

4. Кагыйдә бозучылар арасында башка төбәктән – Курган өлкәсеннән тагын бер автомобиль бар. Н 514 НЕ 45 номерлы автомобиль йөртүчесе июль аенда юл йөрү кагыйдәләрен 95 тапкыр бозган. 2 августка аларның 17се түләнмәгән.

Июньдә шул ук машина йөртүченең тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылуы билгеле, StopCityRacing телеграм-каналы авторлары автомобиль белән Чаллыда яшәүче Илнур Фәрит улы Исламов идарә итә дип саный.

5. Р 889 МУ 716 номерлы машина йөртүче апрельдән 241 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган. Шуларның 70 тән артыгы – июль аенда. Телеграм-канал авторлары мәгълүматларына караганда, автомобильнең хуҗасы – Әлмәт эшкуары Айрат Әсгать улы Мәүлетбаев.

6. Марат Шәүкәт улы Гульманов автомобилендә быелның 4 мартыннан алып 260 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 112 се июль аенда.

7. Мондый антирейтингларга күп тапкырлар эләккән О 914 ХТ 716 номерлы автомобиль. Аның юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 300гә якын штрафы бар.

8. Бу исемлекне Х 800 ОО 116 автомобиле төгәлли, аның 92 мең сумга 102 түләнмәгән штрафы бар. Барлык штрафлар да июльдә язылган. Сүз уңаеннан, июнь аенда әлеге машинаны йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен 46 тапкыр бозган.

«Бу автомобиль учетка күптән түгел генә куелган, базаларда күренми иде. Хуҗасы Абросимова Светлана Александровна дип фаразлана, автомобиль белән Абросимов Вадим Александрович идарә итә. 21 июльдә нәкъ менә ул руль артында булган, автомобиль юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан тонировка кагыйдәләрен бозган өчен туктатылган. Ә моңа кадәр бераз алданрак - тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен», - дип яза телеграм-канал авторлары кагыйдәләрне үтәмәүче турында.

StopCityRacing телеграм-каналы аналитиклары мәгълүматлары буенча, машина йөртүчеләргә иң күп штрафлар Мамадыш тракты участогында, Казанга таба барганда 93 нче йорт янында язылган. Барлык кагыйдә бозуларның 2,5 проценттан артыгы шунда теркәлә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары буенча икенче һәм өченче урыннарда - трассалардагы камералар.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Юллардагы вазгыять ун елга артка китте»

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ»га сөйләгәнчә, республика юлларындагы вазгыять берничә тапкыр кискенләшкән.

Ел башыннан Татарстан юлларында 170тән артык кеше һәлак булган, бу узган елның шушы чорына караганда күбрәк. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, республикада аварияләрнең шул кадәр артуы соңгы тапкыр ун ел элек теркәлгән. Соңгы ун ел дәвамында Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны киресенчә планлы рәвештә кимеп барган иде, һәм менә яңадан арту.

Айрат Сәмигуллин сүзләренчә, бу елда авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Вазгыять шундый: юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны 11 процентка кимесә дә, һәлак булучылар саны сизелерлек арта. Бөтен июль Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге айлыгы дип игълан ителде. Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре: каршы як полосага чыгу, арыган хәлдә, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, ди ул.

«Без үзебез кагыйдә бозучылар рейтингын алып барабыз. Бүгенге көнгә һәркайсының 150дән артык штрафы булган 65 кешене билгеләдек. Без бу кешеләр белән очрашулар уздырабыз, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмасаң, нәрсә булырга мөмкин икәнлеге турында мәгълүмат җиткерәбез. Хәзер кагыйдәләрне явызларча бозучыларга дәүләт хезмәтләре аша мәгълүмати хатлар җибәрәчәкбез», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Штрафларны түләмисез икән, без сезнең янга барабыз

«Кагыйдәләрне санга сукмаучы машина йөртүчеләрнең җәзасыз калуы аларны йә хастаханәгә китерәчәк, йә теге дөньяга алып китәчәк. Безнең шулай ук автомәктәпләр арасында антирейтинг бар. Аңа 33 учреждение кергән. Без бу автомәктәпләргә барабыз, дәресләр һәм автомәктәп җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрәбез»,– дип сөйли Айрат Сәмигуллин.

Суд приставлары мәгълүматларына караганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәүчеләр бик күп.

«Без бурычларын явызларча түләмәүчеләрне эзлибез: юл янына камералы транспорт чарасы урнаштырылган, ул транспорт чараларының номерларын укый һәм аларны ноутбукка тапшыра. Әгәр программа буенча туры килү булса, хезмәткәр рация аша транспорт чарасының номерын тапшыра, һәм без аны туктатабыз. Шуннан соң ЮХИДИ хезмәткәре безгә бурычлыны тапшыра, ә без аны түләнмәгән бурычлар базасы буенча тикшерәбез. Әгәр гражданның бурычы бар икән, без аңа моның бурыч икәнлеген хәбәр итәбез һәм ике вариант тәкъдим итәбез: бурычны урында түләргә, яисә баш тарткан очракта транспорт чарасын кулга алабыз һәм штрафстоянкага куябыз», – дип сөйләде «Татар-информ»га суд приставларының электрон үтәлеш буенча бүлекчәсенең әйдәп баручы инспекторы Константин Большаков.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх