На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Битем белән төштем». Чаллыда яшәүче ир-атның күзенә 7 см озынлыктагы агач ботагы кергән

Чаллы шәһәренең 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары күзенә 7 сантиметрлы ботак кергән балыкчының күрү сәләтен саклап калган. Бу турыда шәһәрнең 5 нче номерлы хастаханәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Ботак ир-атның уң күз астына ук кергән һәм сынган. Шуннан соң ул үзе машина йөртә алмаган, дуслары аны өенә озаткан.

Аннан соң ир-ат 5нче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

«Сосновый Бор бистәсе янында балык яхшы чиртә, ләкин ул көнне булмады. Шуңа күрә урманга барырга булдым. Яңгырдан соң аяк асты тайгак, шуып киттем, ауган агачны атлап чыкканда сапоги ботакка эләгеп калды. Тырпаеп тора торган ботакка битем белән килеп төштем. Шундук күздә коточкыч авырту булды», – ди 35 яшьлек пациент.

Аның күз алмасы урыныннан күчкән, ә күрү сәләте бөтенләй югалган. Чит предмет баш сөяге нигезенә нибары 8 мм ераклыкта кадалып калган.

Пациентны ашыгыч рәвештә операциягә озатканнар. Агач ботагын офтальмологик микроскоп ярдәмендә чыгарганнар, күз алмасын үз урынына кайтарганнар. Шулай ук күз эчендәге 20дән артык чүп-чар кисәкләрен алганнар. Табиблар күзгә инфекция керүне булдырмый калган.

«Операция бер сәгатьтән артык дәвам итте. Без пациентның күзен орган буларак һәм күрүен өлешчә саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек. Без моны булдыра алдык, җәрәхәт бик авыр булу сәбәпле, башта фаразлар начар иде. Берничә көннән җөйләрне алабыз, һәм пациент инде өендә тернәкләнә алачак», – дип сөйләде офтальмолог Булат Шәйдуллин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.

ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх