На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Авария вакытында салоннан очып чыккан хатын машина астында калган

Иркутск өлкәсенең Боханск районында фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. 45 яшьлек хатын-кыз авария вакытында машинадан очып чыккан һәм машина астында калган. «Toyota Premio» пассажиры фаҗига урынында һәлак булган. Бу хакта «ВЕСТИ.ру» хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш дәүләт автоинспекциясе идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария 25 май төнендә булган.

39 яшьлек машина йөртүче идарәне югалткан һәм юлдан чыгып киткән. Машинада 2 пассажир булган

Машина кюветка очып төшкән һәм әйләнеп капланган. Шофер һәм транспорт чарасы салонында калган икенче пассажир зыян күрмәгән.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, ир-ат транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән, аның канында алкоголь нормадан 4 тапкырга күбрәк булган.

Полиция фаҗиганы тикшерү эшенә керешкән, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх