На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Сөйләшмиләр, йөрмиләр, ә иҗат итәләр»: инвалид бала әнисе башка гаиләләргә ярдәм итә

Инвалид балаларның ата-аналары күп нәрсәләргә башкача карый. «Кайгырту» («Забота») оешмасында ата-аналарга төшенкелеккә бирелмәскә, аларның балаларына үзләрен иҗатта яки спортта табарга, ә иң мөһиме – дуслар табарга ярдәм итәләр.

«Иҗади атмосфера, мәхәббәт һәм елмаюлар күп»

Бала туу – гадәттә бәхетле вакыйга.

Әмма бәхет хисе тиздән аңлатып булмый торган эмоцияләр белән дә алышына ала. Бу – әти-әниләргә яңа туган балаларында куркыныч авыру барлыгын хәбәр иткәндә була. Кемдер, баланы балалар йортына тапшырып, проблемадан кача һәм булган хәлне мәңгегә онытырга карар кыла. Көчлеләр үз гомерен баласына багышлый һәм, бернигә дә карамастан, һәр көнгә сөенүләрен дәвам итә.

Мондый көчле кешеләрне «Кайгырту» («Забота») хәйрия оешмасы берләштерә. Аны оештыручыларның берсе – Казан Петропавел соборы настоятеле протоиерей Сергий Титовның хатыны Надежда Титова. Ир белән хатын, үзләренең ярдәмчеләре белән бергә, балаларның һәм аларның ата-аналарының елмаюлары өчен көрәшә. Үзәктә тәрбияләнүчеләрнең барысының да диярлек авыр неврологик һәм психик авырулары бар. Монда өлкән яшьтәге инвалидларга да булышалар.

Казанда «Забота»ның 3 үзәге эшли: Айдаров, Сахаров һәм Павлюхин урамнарында. Аларда балалар өчен дәресләр үткәрелә. Якыннанрак таныштыру өчен, Надежда Титова безне Павлюхин урамындагы үзәккә чакырды.

Үзәктә үзенә күрә бер дөнья – иҗади атмосфера, җылы мөнәсәбәт һәм елмаюлар күп. Ата-аналар һәм балалар дәрескә әзерләнә, әмма ыгы-зыгылар, дулкынлану юк, бары тик уңай хис-кичерешләр генә. Кайбер ата-аналар балалар белән рәсем ясаганда, калганнары өстәл әзерләде – балалар өчен бу көнне бәйрәм оештыралар.

Ишек төбендә матур костюмлы бер кыз пәйда булды. Барысы да урыннарына утырды. Музыка уйный башлады. Кунак кыз балаларга чын күгәрчен алып килде. Кошны күргәч, барысы да сөенечтән тынып калды. Үзәккә йөрүче бу балалар бик шатланды. Һәркемгә кошны сыйпап карарга рөхсәт итттеләр, кемдер аны кулында да тота алды. Балаларга тагын берничә кызыклы номер күрсәтелде, аннан дискотека башланды. Һәркем булдыра алганча биеде. Беркем дә читтән ничек күренүе турында уйламады, бу мөһим түгел иде. Менә шундый балалар бәхете, һәм бу балаларның кайберләренә – 30 яшь, кемгәдер хәтта күбрәк. Шулай булса да, алар үзләрен әти-әниләренең бик яраткан балалары итеп тоюларын дәвам итәләр.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Фигуралы шәмнәр, керамикадан эшләнгән әйберләр, рәсемнәр ясыйлар

Монда ата-ана мәхәббәтенең гаҗәеп көче чын могҗизалар тудыра – беркем дә беркайчан да бирешми, үз-үзен кызганмый һәм язмышка үпкәләми. Балаларга дуслар табарга, ниндидер яңалыкка өйрәнергә ярдәм итәләр, ә ата-аналарны нык булырга, рухларын төшермәскә өйрәтәләр.

«Безнең оешма бер кечкенә үзәктән барлыкка килде – без аны 2011 елда Авиатөзелеш районында яшүсмерләр клубы базасында ачтык. Аннары инде оешманың рәсми статусы барлыкка килде, һәм хәзер бездә 3 төрле үзәк эшли. Павлюхин урамындагы бина Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына карый һәм РПЦга – Петр һәм Павел храмы мәхәлләсенә тапшырылган. Ирем миңа бу үзәкне настоятель буларак тотарга булыша. Айдаров урамындагы башка үзәк бинасы коммерция арендасында тора. Хәзер шәһәр безгә торак мәйданчыгында бик зур бина бирә. Анда без хезмәт остаханәләре һәм адаптация үзәге урнаштырачакбыз», – диде Надежда Титова.

Ул безнең өчен экскурсия үткәрде. Биредә иҗат өчен 2 зал, мич өчен аерым бүлмә – анда булачак керамик әйберләр «пешерелә». Коридорлардагы стеналарда үзәк карамагындагыларның рәсемнәре эленеп тора.

Бүлмәләрдәге күпсанлы киштәләргә үзәктә тәрбияләнүчеләр ясаган эшләнмәләр җәелгән. Фигуралы шәмнәр, керамика эшләнмәләре, рәсемнәр – барысы да биредә ясала, ә аннары төрле ярминкәләрдә сатыла. Барлык җыелган акчалар бирегә кайтарыла, аларга иҗат өчен материаллар сатып алына.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Планнарың тормышка ашмаячак, чөнки син хәзер балаңның күләгәсе генә»

Әйләнә-тирәне карап чыккач, сөйләшеп утырабыз. Безне, кызыксынып, үзәк карамагындагы Влада күзәтә. Ул елмая һәм безгә нәрсәдер әйтергә тырыша. Кызганыч, аны аңлау мөмкин түгел диярлек. Ләкин кызга бу мөһим дә түгел кебек. Үзенә игътибар итүләренә, җавапка баш кагуларына ул шатлана.

Надежда Титова беренче үзәкне ачарга аны кызы илһамландыруын әйтте.

«Аның үсешендә күп төрле җитешсезлекләр бар, ул сөйләшми, үзе ашамый, подгузниклар кия. Яшь бару белән, яңа диагнозлар барлыкка килде. Бу – даими карауга мохтаҗ авыр бала. Хәзер аңа 21 яшь. Без социаль яклаудан тернәкләндерүгә елына 2 тапкыр бушлай йөрдек, тик мин моның җитәрлек түгеллеген аңлый идем, балага аралашу кирәк иде. Минем кызым кебек балаларны балалар бакчасына алмыйлар. Шуңа күрә без үзәк ачарга булдык», – дип искә ала ул.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Надежда Титова интеллекты булмаган баланы үстерү ничек икәнен үз тәҗрибәсеннән белә. Ул шундый балаларның әти-әниләре нәрсә хис иткәнен һәм ничек яшәгәнен бик яхшы аңлый.

«Кайчакта кешеләр: «Ходай мондый сынауны ни өчен җибәргән?» – дип уйлыйлар. «Бу сорауны башкача бирергә кирәк. Нәрсә өчен түгел, ә ни өчен. Беренчедән, яратырга өйрәнү өчен. Бу – иң авыры һәм шул ук вакытта иң гадие. Ә тагын – эчке тәккәберлек белән килешер өчен: күп кешеләрнең үз тормышларына, карьераларына, гаиләләренә, ниндидер уңышларга амбицияләре булса, ә монда – «бац», һәм болар бетте. Синең планнарың тормышка ашмаячак, чөнки хәзер син үз балаңның күләгәсе генә, һәм барлык өстенлекләр аның тирәсендә була. Синең балаң үзе чәчен тарый һәм тешләрен чистарта алмый. Үзеңнең планнарыңны тормышка ашыру турында сүз дә була алмый», – ди ул.

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрне үзенчәлекле дип атыйлар. Надежда Титова сүзләренчә, аларның үзенчәлеге – тормышка карашларында.

«Аңлыйсызмы, аларның тормышны, тормыш кыйммәтләрен, бер мизгелнең кыйммәтләрен аңлау тирәнлеге башка. Син көн саен балаң икенче сулыш алырмы дип уйлыйсың икән, син бөтенләй башка әйберләрне бәяли башлыйсың. Менә ул елмайды, менә ул 10 секундка минем күзләремә карады, ә икенче көнне инде 12 секундка карады – һәм син: «Ничек шәп бу», – дип уйлыйсың. Ул вакытта ниндидер башка әйберләр – финанслар, карьера – икенче урынга түгел, ә хәтта унынчы урынга кала», – дип сөйли Надежда Титова.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Без үзебезгә ярдәмчеләр тәрбияләргә телибез»

Башта без глобаль үзәк булдырырга планлаштырмаган идек, ләкин адаптациягә ихтыяҗы булган балалар артты, һәм зур булмаган үзәк кечкенә адымнар белән зур оешмага әверелде.

«Хәзер бездә ярдәм күрсәтү буенча төрле проектлар күп. Без 15 юнәлештә эшлибез: иҗади, күңел ачу, спорт. Без балаларга үзләренә туры килгәнне бирергә – аларга хезмәт күнекмәләрен өйрәтергә тырышабыз. Бүген без инвалид егетне эшкә урнаштырачакбыз – бу безнең эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше. Без хезмәт остаханәләре төзергә телибез, анда безнең егетләр эшләячәк. Алар бездә хезмәт күнекмәләрен үзләштерәләр, күп нәрсә эшли беләләр. Без үзебезгә ярдәмчеләр тәрбияләргә телибез», – дип елмая Надежда Титова.

Оешмага, 3 үзәкне дә тоту өчен, ай саен 350 мең сум акча кирәк. Бу акчаларны җыю өчен алар ярминкәләр үткәрә. «Игелекле Казан» аларга «Горки Парк» сәүдә үзәгендә үз кибетен ачарга да ярдәм иткән – ул «Игелекле сувенир» дип атала.

«Безнең продукцияне сайлаган кешеләр иганә кыла, бу акчага безнең үзәкләр эшен дәвам итә ала», – дип сөйли ул.

Чыгымнар материалларга гына түгел – аренда, коммуналь чыгымнар һәм педагогларга хезмәт хакы түләргә кирәк, гәрчә алар символик акчага эшләсәләр дә.

«Үзәккә акчалата гына ярдәм итеп булмый: безнең өчен мастер-класслар үткәрә алучыларга без һәрвакыт шат. Өстәвенә, сез бездән ниндидер яңалыкка, мәсәлән, керамикага өйрәнә аласыз. Шулай ук безгә ярминкәләр һәм акцияләр үткәрүдә ярдәм кирәк», – дип сөйли Надежда анакай.

«Без аның тормышы өчен озак көрәштек, ул үлем белән яшәү чигендә иде»

Әңгәмә барышында ачыкланганча, тумыштан авыруына карамастан, безнең әңгәмәне игътибар белән тыңлаган Влада Алинә Кабаева мәктәбендә йөзү, нәфис гимнастика белән уңышлы шөгыльләнгән һәм халыкара сәнгать конкурсларында җиңгән. Кызганыч, бу уңышлар артта калды – 2 ел элек кызның сәламәтлеге белән тагын да җитдирәк проблемалар башланды. Үзенә күрә бер артка чигенү була, аңа барысын да яңадан өйрәнергә туры килә.

«Без аның гомере өчен озак көрәштек, ул үлем белән яшәү чигендә иде. Кызганыч, бу – безнең балалар белән була. Яшь барган саен җиңелрәк булмый. Бала үсә, ләкин кинәт кризис килеп чыга. Кызганыч, бездә андый балалар күп», – дип билгеләп үтте «Забота» оешмасы җитәкчесе.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Владаның әнисе Алла Чиж кызы хакына дефектологка укыган һәм сөйләме бозылган балалар өчен мәктәптә эшләгән, аннары үзенчәлекле балалар бакчасына урнашкан. Хәзер ул инде өченче ел «Забота»да керамика дәресләре укыта.

«Минем 4 балам бар, шул исәптән – минем үзенчәлекле Владам. Тагын игезәк улларым бар – аларга 14 яшь һәм 7 яшьлек кече кызым. Балалар миңа монда мәктәптә дәресләре булмаганда ярдәмгә киләләр», – дип сөйли Алла.

Алла, шаяртып, төп вазифам – әни эше, ә үзәктә мәшгульлек – ул көндәлек мәшәкатьләрдән арыну мөмкинлеге, ди.

Профессиональ «яну» беркайчан да булмый – балалардан беркем дә арымый

«Мин бу үзәккә килгәч, биредә керамика буенча дәресләр башланды, ләкин, вакыт узу белән, педагог декретка китте, мин аны алыштырырга тәкъдим иттем, чөнки дәресләргә даими йөрдем һәм күп нәрсәгә өйрәндем. Үзәк карамагындагылар белән эшләүдә иң мөһиме – сабырлык. Кайбер балалар бик озак, бик акрын укый. Кайвакыт бернинди прогресс та юк кебек тоела. Әмма прогресс һәрвакыт бар, бары тик һәркемгә төрле вакыт була. Шуңа күрә сабырлык безнең хезмәтебездә зур роль уйный. Яхшылык та, мәхәббәт тә – ансыз берничек тә булмый. Бу 2 әйбер булган очракта, барысы да килеп чыгачак», – дип уртаклашты ул.

Профессиональ «яну», Алла сүзләренчә, беркайчан да булмый – балалардан беркем дә арымый.

«Көнкүреш проблемаларыннан тизрәк арыйсың. Ә монда без күп көләбез, елмаябыз – моннан ничек арырга була?» – ди ул.

Үзәк карамагындагылар балчыктан ясаган әйберләр күңелне нечкәртә. Алар осталарның кул җылысын тапшыра кебек. Кайдадыр тигезсезлекләр, кимчелекләр кала, чөнки бу брошкаларны һәм тәлинкәләрне профессионаллар эшләми.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Беренче вакытта без эшләнмәләрне идеал дәрәҗәгә җиткерергә тырыштык. Балалар эшләде, ә без төзәттек. Ә хәзер барысын да ничек бар, шулай калдырабыз – мин хәтта моңа аерым игътибар бирергә тырышам», – дип уртаклашты педагог.

Дәресләр дә, ниндидер башка терапия дә бу балаларның сәламәтлегендә нәрсәнедер тамырдан үзгәртергә сәләтле түгел. Әмма әгәр бала яки олы кеше ниндидер эшчәнлек төре белән мавыккан, һәм аның бу килеп чыга икән, педагоглар моны уңыш дип саный.

«Биредә һәр кеше – аерым тарих. Менә бездә Женя Соловьева бар – ул дөньяда булган барлык җиләкләрнең, барлык кыяклы культураларның исемнәрен белә. Ул сезгә әйтмәс, ләкин барысын да язар. Аның хәтере уникаль. Ул инде зур, аңа 27 яшь. Биредә һәр гаилә турында нәрсәдер сөйләргә мөмкин, һәркайсы – уникаль социаль проект, анда бәхет, кайгы, кичерешләр, ниндидер тирән ачышлар һәм җиңүләр күп», – дип сөйли НадеждаТитова.

Пумаланы кыенлык белән тота, ләкин тырышып рәсем ясый

Ул безне тагын бер егет белән таныштырды – Рома Григорьев дәресләргә әтисе Андрей белән килә. Егет коляскада, аның ДЦПы диагнозы бар, ул рәсем ясау өчен пумаланы көчкә тота, ләкин бик тырышып рәсем ясый.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Рома – төрле сәнгать конкурсларында җиңүче, барлык күргәзмәләрдә катнаша. Ул тормышта рәссам буларак үз урынын тапкан. Аңа рәсем ясау ошый. Әйе, диагнозы бар, беркая да китмәде. Әмма ул иҗат итә һәм дуслар тапты», – дип сөйли ул.

– Егет монда бик рәхәтләнеп килә, килә алмагач, моңсулана, – дип уртаклашты әтисе.

«Без монда 3 ел шөгыльләнәбез. Ромага инде 18 яшь, моңа кадәр без беркая да йөрмәдек, беркайда да шөгыльләнмәдек. Ләкин безгә «Забота» оешмасы бик ошады. Улының моторикасы бозылган. Менә, мәсәлән, керамика дәресләрендә ул эре эшләнмәләр генә ясый ала, ләкин без моңа да бик шат», – дип сөйли Андрей Григорьев.

Егет сәнгатьне генә түгел, ир-ат эшен дә булдыра алуы турында сөйләде.

«Миңа электр инструментларын ремонтлау бик ошый, әти ярдәм итә. Без бергә стартерны җыйдык. Ә тагын мин машина йөртергә өйрәнергә хыялланам. Мин йөк ташу өчен прицеплы машина турында хыялланам», – диде Рома.

Егет зур рухлану белән сөйләде, журналистлар белән аралашуга бик шат иде һәм хәтта уртак фото ясарга сорады.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Дүрт мең элементтан пазл җыю аның өчен берни түгел»!

«Забота»ның тагын бер тәрбияләнүчесе – 29 яшьлек Валерия Соловьева, ул дәресләргә әнисе Евгения белән килә. Ул көнне алар, бик тырышып, зәңгәр сызыклар ясадылар – Җир шары хасил булырга тиеш иде.

«Без монда инде 6 ел шөгыльләнәбез, матурлык тудырабыз, аннары шатланабыз. Мин рәсем ясый белмим, ләкин тырышам. Без керамика дәресләрен дә яратабыз. Лераның эшен хәтта Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә күргәзмәгә куйдылар. Аңа үзе тудырган матурлыкны күрсәтү бик мөһим», – дип сөйли Валериянең әнисе.

Евгения сүзләренчә, ул монда шөгыльләнү өчен генә килми. Кызы кебек үк, ул да монда аларга җитмәгән аралашу таба.

«Минем хәтта аралашу даирәм дә үзгәрде – башка кешеләр бит минем проблемаларны аңламый, ә монда барысын да аңлыйлар», – дип өстәде ул.

Валерия чит кеше ярдәменнән башка мөстәкыйль рәвештә рәсем ясый һәм әвәли алмый. Ләкин ул күп кенә сәламәт кешеләрдән яхшырак эшли торган дәресләр дә бар.

«Ул үзе генә пазллар җыя ала – аның өчен 4 мең элемент проблема түгел. Мин гомеремдә җыймас идем. Алмазлы мозаика да җыярга ярата – җыеп бетермичә йокларга ятмый. Безнең бөтен дачада пазллар, мозаикалар һәм рәсемнәр – ул бик күп нәрсә эшли. Һәм тагын аның хәтере бик яхшы – саннарны, адресларны, исемнәрне истә калдыра. Әгәр аннан сорасаң, ул барысын да әйтеп бирә», – дип аңлатты кызның әнисе.

Әни белән кыз үзәк хезмәтләреннән файдаланып кына калмыйлар, биредә волонтерлар булып та эшлиләр – алар ярминкәләрдә үзләре җитештергән эшләнмәләрне сатарга булышалар.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

«Монда беркем беркемгә дә берни тиеш түгел»

«Забота» оешмасы командасы нигездә ата-аналардан тора, алар бирегә балаларны дәресләргә китерә. Кемдер дәресләр алып бара, кемдер бәйрәмнәр оештыра. Барысы бергә җыештыру өчен җаваплы.

«Без барысын да үзебез эшлибез, гел экономияләргә тырышабыз. Безнең әниләр хәтта вокалга өйрәнгәннәр һәм даими рәвештә концертлар бирәләр. Бу процесста ата-аналарның катнашуы бик мөһим. Биредә һәркем үзен өйдәгечә хис итәргә тиеш: килде һәм, кирәк булса, җыештырды, педагогларга, башка балаларга ярдәм итте. Безнең эш нәтиҗә таләп итә, югыйсә берни дә барып чыкмаячак. Өстәвенә, безнең бурыч – балык түгел, кармак бирү. Без кемнеңдер сыртында утырырга юл куймаячакбыз. Монда беркем дә беркемгә бернәрсә дә тиеш түгел. Бәлки, кемнедер бу «этеп җибәрергә» мөмкин, чөнки кешеләр күп санлы хәйрия фондлары белән иркәләнгән, һәм хәтта гаиләләр өчен көндәшлек тә бар», – дип аңлата Надежда Титова.

Биредә, башка фондлардагы кебек, акча җыймыйлар, әмма файдалы булырга, бүлешергә, команданың бер өлеше булырга, үзеңне табарга өйрәтәләр, дип билгеләп үтте «Забота» оешмасы җитәкчесе.

«Безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең барлык иҗатларын олылар ярдәмендә тудыра. Кемдер бу процесс вакытында олылар булуга күбрәк мохтаҗ, кемдер азрак. Без барыбер инвалидлыкның авыр формалары, менталь тайпылышлары, психик авырулары булган балалар турында сөйләшәбез. Безнең өчен әти-әнинең иҗат процессына үзе җәлеп ителүе мөһим, югыйсә, әгәр син үзең утырмасаң һәм рәсем ясый башламасаң, бала да башламаячак. Бездә аутизмлы бала әнисенең ничек ясаганын күзәтеп утырган очраклар бар, һәм бераздан үзе рәсем ясый башлады, ә аннары конкурсларда җиңә башлады. Арт-терапия аша ата-аналар үзләре бушану ала, ә аннары бу – балада да була», – ди ул.

Тиз нәтиҗә көтмәскә, баланың көчле ягын күрергә кирәк. Үзәк карамагындагыларның берсе түгәрәкләр генә ясый ала иде – ул кәгазь битләрен тишкәләп бетергәнче ясый иде.

«Педагог аның рәсемнәрен үзгәртмәде, ул аны бу юнәлештә алга таба этәрә башлады. Ул монда баланың иҗади үзенчәлеген күрә. Тишекләр юкка чыкты, күләм барлыкка килде, буяулар һәм төсләр барлыкка килде. Без хәтта шәхси күргәзмәләр турында да уйлана башладык», – дип уртаклашты Надежда Титова.

«Забота» гаиләсенең бер өлеше булырга яки аларга ярдәм итәргә теләгән һәркем сылтама буенча күчә һәм оешма турында барлык кирәкле мәгълүматны таба ала.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх