Невролог, психиатр һәм психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Ольга Котова Sputnik радиосына интервьюда баш авыртуының гадәти булмаган сәбәпләрен атады. Ул кисәтүенчә, кайчак проблема җитди булырга мөмкин.
Муен һәм мускуллар киеренкелеге сәбәбе
- Эргономика бозылу. Компьютер артында озак утыру, уңайсыз утыргыч һәм өстәл – болар бар да муен һәм җилкә мусулларын киеренкеләндерә. Нәтиҗәдә мускулларда спазм барлыкка килеп, баш авырта.
- Тышкы температура стрессы. Салкында киемегез һава торышына туры килмәсә, мускулларда спазм була, бу – физик стресс барлыкка китерә һәм баш авыртуын кузгата.
- Күзләргә артык йөкләмә. Даими видеошалтыратулар, экранга текәлеп эшләү дә башны авырттыра.
Йокы һәм ял режимы бозылу
- Йокы җитмәү. Көн саен 6 сәгатьтән кимрәк йоклау – баш авыртуына һәм башка сәламәтлек проблемаларына юл ача. Стабиль режим һәм сыйфатлы ял башны саклый.
Алкоголь тәэсире
- Хәмер эчсә, кеше релаксация кичерә, баш авыртуы сизелми. Ә эчемлек тәэсире узгач, кеше тагын борчыла һәм мускуллары киеренкеләнә, һәм баш кабат авырта.
- Интоксикация стрессы. Организм даими рәвештә хәмерне нейтральләштерергә мәҗбүр, бу токсикациягә каршы көрәш – тагын бер стресс чыганагы.
Баш авыртуын кузгаткан төп сәбәпне табыгыз (эргономика, температура, экран, йокы җитмәү, алкоголь) һәм, мөмкин булганча, шулардан котылырга тырышыгыз.
Йокларга 2 сәгать кала экраннардан, телефоннардан аерылыгыз. Мәгълүмат агымыннан ял итү – тыныч йокының нигезе.
Әгәр бу чаралар ярдәм итмәсә, медицина белгеченә мөрәҗәгать итү зарур, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии