На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Бабай сораган Илсөя Бәдретдиновага: «Анысы үзебезгә дә юк әле»

Илсөя Бәдретдинова «Күрсәтәсем килә» дигән яңа программасының беренче концертын Чирмешәндә тәкъдим итте.

«Инде традициягә әверелде, гастрольләрне гел Чирмешәннән башлыйбыз. Сезнең хәер фатыйханы алып, яңадан 200гә якын концертыбызны исәнлектә, күтәренке кәеф белән үткәрергә насыйп булсын», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчы Чирмешән районы Бәркәтә авылында, үзе әйтмешли, авылның иң матур кызлары белән очрашуда булган. Анда район башлыгы Рамиль Тәлгат улы Әйбәтов та килгән.

«Бу очрашуны шушы район егете бик тырыш, уңган егет Альмир оештыра. Ике көн рәхәтләнеп Чирмешәндә концерт куйдык. Кунак булдык», – дип язган җырчы һәм видео да куйган.

Анда җырчыга авыл апайлары матур теләкләр тели. «Оныкларыгыз белән паркларда матур әби булып йөрергә язсын» дигән теләккә җырчы «Кызлар, амин! Сез миңа берәр бабай теләп утырыгыз» дип җавап бирә.

Залдан «бабай үзебезгә дә юк» дип кычкыралар. «Монысы шәп булды», – дип көлә район башлыгы. «Булмаган нәрсә сорама» дигән сүз инде бу», - ди җырчы.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх