На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Алданмагыз! Банк картасы белән яңача алдау барлыкка килгән

«Visa» һәм «Mastercard» карталары хуҗаларын яңа алдау ысулы турында кисәтәләр. Бу турыда «Газета.ру» Роскачествога сылтама белән яза.

Мошенниклар карта хуҗаларына хәбәрләр тарата. Алар картаның тулы функционалын кабат булдыру өчен «валидация» узарга тәкъдим итә. Ләкин бу хәбәрләрдә ялган сайтларга сылтама була.

Биредә кулланучыларның теркәлгәндәге белешмәләрен сорыйлар. Өстәвенә, анда зарарлы программалар да булырга мөмкин.

Роскачествоның Цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко сүзләренчә, «Visa» һәм «Mastercard» карталарының функционалын торгызу турында хәбәрләр фишинг атакасы булып тора.

«Шуны аңларга кирәк: хәзерге вакытта «Visa» һәм «Mastercard» эшчәнлеген кабат яңарту турында бернинди дә рәсми мәгълүмат юк. Димәк, алар кайту турында бөтен хәбәрләр дә – фейк. Бернинди рәсми оешмалар, шул исәптән «Сбербанк» һәм башка банкалар, «валидация» өчен сылтама буенча күчәргә яки берәр төрле программа урнаштырырга дигән СМС таратмаячак», – ди эксперт.

Аның сүзләренчә, мошенниклар, кешеләрнең банктагы хисаплары һәм шәхси белешмәсен табу өчен, 2022 елда «Visa» һәм «Mastercard» карталарына керткән чикләүләрне куллана.

 

Ссылка на первоисточник
наверх