На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Түбән Камада 2 нче сыйныф укучысы барысын да сую белән янаган - тикшерү башланган

Түбән Кама хакимияте котырынган 2 нче сыйныф укучысына карата шикаятьләргә аңлатма бирде. Түбән Кама укучыларының ата-аналары 12 нче мәктәп укучысының үз-үзен тотышыннан курыккан. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, малай «барысын да сую белән янаган, кайчы белән укучының муенын тырнаган». Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Моннан тыш, социаль челтәрдәге мәкалә авторы сүзләренчә, бала даими рәвештә дәресләр алып барырга комачаулый, дәресләрдә үк сүгенеп утыра икән. Шәһәр администрациясе шикаятьләрдән соң шунда ук чаралар күргән. Укучының мәктәпкә тыелган предметлар алып килүе ачыкланган. Барлык табылган предметларны балигъ булмаганнар эше буенча инспекторга тапшырганнар, ата-аналарга да кичекмәстән хәбәр җиткерелгән.

Хәзер мәктәп психологы малай белән эш алып бара: аның эмоциональ халәтен өйрәнәләр һәм профилактик чаралар үткәрелә. «Материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырылды. Әлеге укучыга мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан контроль көчәйтелгән», – дип өстәделәр администрациядә.

Ссылка на первоисточник
наверх