Кытайда яшәүче 25 яшьлек Хоу озак вакыт балага уза алмый тилмергән. Ул табибларга йөри башлаган, аның күп кисталары, полиплары бар икәнен ачыклаганнар, дәваланган. Октябрь аенда табиблар Хоуны сөендерә – балага узганын, алай гына да түгел, өч бала көткәнен әйткәннәр. «Мин авырлы икәнемне белгәч, шулкадәр бәхетле идем, хыялым тормышка ашты», – дип сөйләгән Хоу.
Ноябрь уртасында УЗИга килгәч, аның сөенече борчуга әйләнә – күзәтүләр аның берьюлы тугыз балага авырлы икәнен күрсәтә.
Хәзер табиблар «артык» эмбрионнарын алып ташларга киңәш итә икән. Ире дә борчыла: «Мин бик нервланам. Элек ул балага уза алмый дип борчыла идем, хәзер тугыз бала көтәбез», – дигән ул.
Кытай хатыны хәзер табиблар киңәшләрен көтә, дип яза World of Buzz сайты.
Свежие комментарии