На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Соңга калган Андрей бик тә очып китәргә теләгән

Мәскәүнең Домодедово аэропортында 1 пассажир качып кына «Airbus A321» самолетының багаж бүлегенә кереп утырган. Чөнки ул рейсына соңга калган, әмма бик тә китәргә теләгән. Ләкин ул, ялгышып, башка шәһәргә бара торган самолетка эләккән.

«Mash» Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, кичә 41 яшьлек Андрей К.

«S7 2625» рейсы белән Новокузнецк шәһәренә китәргә тели. Тик өлгерми кала. Шуңа күрә, чемоданга «әйләнеп», самолетның багаж бүлегенә керә. Әмма бу – Норильскига китәргә әзерләнгән «S7 2581» рейс самолеты булып чыга. Бу вакытта инде Андрей утырырга тиешле самолетның ансыз гына Новокузнецкига очып китүенә 1 сәгатьтән артык вакыт узган була.

Ахыр чиктә, ир-атны абайлап алалар һәм тоткарлыйлар. Кинологлар һәм башка белгечләр 1 сәгать эшләгәннән соң, самолет Норильскига очып китә. Андрейны хокук сакчылары алып киткән.

Ссылка на первоисточник
наверх