На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Трамп Украинадагы конфликт тәмамлану срогын әйтте

АКШның яңа сайланган президенты Дональд Трамп Украинадагы конфликтны ярты ел эчендә тәмамларга өметләнүен әйтте. Бу хакта ул үзенең резиденциясендә чыгышында әйткән, дип яза ABC News.

«6 эчендә булыр дип өметләнәм», — дигән Трамп.

Аның әйтүенчә, ул Украинаның НАТОга керүенә каршы чыккан Россиянең «хисләрен аңлап була».

Путинга кадәр үк Россия НАТО Украина белән бәйле булмаска тиеш дип әйтте. Бу – ташта язылган. Аннары Байден Украинаның НАТОга керергә мөмкинлеге булырга тиеш, дидп. Шулай итеп, Россия баскыч төбендә НАТОны күрә. Мин аларның бу яктан хисләрен аңлый алам», – дигән ул (РИА «Новости»).

Трамп Украина конфликтында АКШның президенты Джо Байденны гаепләгән. Трамп Россия президенты Путинның үзе белән очрашырга теләвен белүен, әмма инаугурациягә кадәр моны эшләмәячәген әйткән.

Трамп Украинадагы конфликтны 1 тәүлек – 24 сәгать эчендә тәмамлаячагын әйткән иде. Аның фикеренчә, конфликтны тәмамлагач, Украинага Европа илләре гаскәрләре керергә тиеш.

Ссылка на первоисточник
наверх