На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Молдавиядәге президент сайлавында Европа курсы яклы Майя Санду җиңде

Молдавиянең хәзерге президенты Майя Санду президент сайлавында җиңүен белдерде. Ул көндәше – Россия яклы кандидат булып саналган элекке прокурор Александр Стояноглоны 10 процентка диярлек узып китте. 98,6% протоколларны эшкәрткәннән соң, Үзәк сайлау комиссиясе саннары: Санду өчен – 54,91% (908 мең сайлаучы), Стояногло өчен – 45,09% (745,8 мең).

(«Интерфакс» саннары).

Кичә Молдавиядә президент сайлауның икенче туры узды. 54 процент сайлаучылар тавыш биргән. Молдавиянең үзендә Санду җиңелгән – аңа 48,81% тавыш биргән, Стояноглога – 51,19% – аерма 32 мең. Әмма чит илләргә китүчеләр арасында Сандуны сайлаучылар күбрәк – 82 процент. Бу – 250 мең сайлаучы дигән сүз.

Санду үзенә каршы тавыш бирүчеләрне ишеттем дип белдергән.

Оппозиция Сандуны «чит илләрдәге тавышлар исәбенә генә» җиңүдә гаепли, аны «диаспора президенты» дип атаганнар.

Санду Европага интеграция, Россиягә каршы санкцияләр кертү тарафдары. Стояногло Россия белән хезмәттәшлек яклы кандидат буларак билгеле.

Стояногло яклы кешеләр, Санду җиңсә, илдә буталышлар башланыр дип фаразлаган иде. Бүген иртән Стояногло үз тарафдарларын тынычлык сакларга өндәгән.

Ссылка на первоисточник
наверх