На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынының туракланган гәүдәләрен чүплектән эзлиләр

Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынының гәүдәсе әле дә табылмаган. Гәүдә өлешләрен чүп полигоныннан йөзләгән кеше эзли.

  • 145 млн сум өчен: Самараның элеккеге мэрын һәм аның хатынын үтерүдә оныклары шикләнелә

Тикшерү фаразы буенча, аларның оныклары 29 яшьлек Екатерина үтерүне алдан ук планлаштырган һәм гәүдәләрне яшерү өчен барысын да әзерләгән.

Кыз пычкы, химик матдәләр, канистрлар, пластик мичкәләр сатып алган, дип яза «База» телеграм-каналы.

Екатерина Тарховларның йорты янындагы күзәтү камераларына берничә тапкыр эләккән. Пакетлар һәм мичкәләр ташыганы күренә. Ул Тархов һәм аның хатыны гәүдәләрен тураклаган һәм өлешләп алып чыккан, шәһәрнең төрле чүплекләренә илтеп аткан, дигән шик бар тикшерүчеләрдә. Шәһәр чүбен полигонга чыгаралар. Хәзер аларның гәүдәләре өлешләрен полигоннан йөзләгән кеше эзли, әлегә берни дә табылмаган.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, гәүдә өлешләре полигонга 7-8 гыйнварда чыгарылган. Алар 6 метр чүп катламы астында калган булырга мөмкин.

Тикшерү күрсәткәнчә, Тарховның оныгы беркайда да эшләмәгән. Екатерина әлегә кадәр күрсәтмә бирүдән баш тарта.

Ссылка на первоисточник
наверх