На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

• рщысфк
ты что за животное? не нравится- не читай...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
Пошли на Х отсюда... Или говорите по-русски...Данир Сабиров әби...
• Evgenija Palette
абизе пиздабэреДанир Сабиров әби...

Хәзрәтләр җыелган җирдә: «Яшьләр сәнәк-тырма күтәреп йөргән чакта таныша ала иде...»

«Россия – Ислам дөньясы:«KazanForum» Халыкара икътисад форумы кысаларында үткән «Russia Halal Expo- 2024» күргәзмәсе белән танышучылар арасында бихисап таныш-белешләр, чит өлкәләрдә яшәүче татарлар белән аралаштым. Милләттәшләребезнең игътибарга лаек фикерләрен «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.

Башкортстанда «Гаилә» клубында мөселманнар таныша-кавыша икән. Яхшы үрнәк бит, иптәшләр?

«Аллаһка мең шөкер, мөселманнар һәм башка диндә булганнар белән әйбәт кенә, дус-тату яшибез. Дистәләгән тапкыр Казаныбызга киләбез. Төрле форумнарда катнашып, үзебезгә рухи яктан көч-куәт алабыз. Бу хакта барысы да әйтәдер инде. Аеруча, дин һәм эшмәкәрлек мәсьәләсендә үзебезгә кирәкле мәгълүмат алабыз», – диде Рифат хәзрәт Зарипов.

– Хәбәрдар булуымча, сез Башкортстан мөселманнары өчен бик изге эш алып барасыз. Ул да булса – исеме-җисеменә туры килеп торган атамалы «Гаилә» танышу-кавышу клубыгыз бар.

«БР Диния нәзарәте каршында ул оешмабыз эшли. Эшчәнлек ничек бара соң? Мин анда җитәкче булып торам. Клуб эшчәнлеген алып барудагы «уң кулым» – хәләл җефетем Зөмәрә ханым Юнысова. Ул менә күпчелек кияү-киленнәр белән элемтә тота», – диде хәзрәт һәм сүзне тормыш иптәшенә бирде.

«Гаилә клубы эше Борай район үзәгендә 2022 елның җәендә «Хаяти» исеме белән башланды. Беренче очрашу Татарстан диния нәзәрәтенең «Зәкәт» фондында эшләгән Майя ханым Бурганова һәм улыбыз Әмир Зарипов белән бергәлектә үткәрелде. Бик күп ялгыз хатын-кызлар һәм ир-атлар бар. Мөселман халкы арасында эшебезне җәелдердек. Клубның барлыгы 20ләп очрашуы булды әлегесе көнгә. Өлкәннәр дә мөрәҗәгать итә безгә. Гомер буена карьера корган, матур тормыш юлын таптаган кешеләр таныша биредә. Башлыча намаздагы кызлар-егетләрне таныштыруны күз уңында тотсак та, милли рухлы кешеләрне дә клуб очрашуларына чакырабыз», – дип бәян итте Зөмәрә абыстай.

«Намаз укымаган, әмма милли җанлы кешеләр 20-30 процентны тәшкил итә безнең клубта. Дистә еллар элек яшьләр совхоз эшләрендә сәнәк-тырма күтәреп йөргән чакта, чөгендер, мәк үстерү кампанияләре вакытында таныша ала иде…» – дип өсти остабикәсе сүзләренә хәзрәт.

Клуб эше нәтиҗәсе буларак, бер-берсен ошатучылар, гаилә коручылар да бар икән. Әңгәмәдәшләрем әйтүенчә, мөселманнар өчен мондый клуб бик кирәк һәм файдалы. Нишләп дисәк? Танышыр урыннар да бик юк бит. Мәчеттә исә хатын-кызлар белән ир-атлар бик очрашмый, күрешми… Иман йортыннан чыкканда да, ишек төбендә «Әйдә, танышыйк!» дип торып булмавы көн кебек ачык!

Клуб эше ничек корылган: Һәр кичә вәгазьдән, изге догалардан башлана икән. Клубка килүчеләр анкета тутыра, аннан соң очрашу барышында 5шәр минут бер-берсе белән сөйләшәләр. Бер-берсе белән танышалар. «Тет-а-тет» сөйләшкәндә дә абыстай белән хәзрәт карап, вакытны искәртеп тора. Симпатия белдергәннәрнең номерларын махсус бейджикка язып куялар катнашучылар, һәм, 2-3 көн үткәч, махсус чатлар ачыла, анда аралашу дәвам итүе билгеле. Клубка башка өлкәләрдән дә, 500-600 чакрымнар узып килүчеләр булуын да әйттеләр.

Әлбәттә, мондый клуб булуы – бик хәерле, иманлы күренеш. Бәлки, ТР Диния нәзарәтенә дә бу эшкә ныклап тотыныр вакыт җиткәндер? Интернеттагы ачык чыганакларда тапкан мәгълүмат буенча Казанның «Гаилә» мәчете каршында гына «Адәм белән Һава» таныштыру үзәге эшли.

Истә, берничә ел элек 25нче форма киңәшмәдә, Актаныш районы башлыгы булып хезмәт куйганда, Энгель Фәттахов бер фикер әйткән иде: «Димчеләрне кире кайтарырга кирәк», – дип. Хәер, үзаллы димчеләр бик күп булса да, мөселманнар өчен танышу-кавышу клубы да бик мөһим.

Хәзрәтләр тәҗрибә туплый, «дуслар списогы»н баета!

«Мин ел саен Дин әһелләре форумында катнашам. Инде 7-8 ел дәвамында. Оештыручыларга Аллаһның бәрәкәтләре вә рәхмәтләре булсын. Мондый чараларда катнашу безгә бик күп мөмкинлекләр ача. Дин күзлегеннән караганда, Татарстандагы мәчетләрнең төзелеше, аның эчке җыйналышы, иман йортларын хезмәтләндерүне үрнәк итеп алабыз. Башка имамнар белән фикерләребезне уртаклашабыз», – ди Борай районы үзәгендә урнашкан «Кызыл мәчет» имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Әсламов.

«Борай районы җитәкчелеге мәчетләргә, дини системага зур игътибар бүлә. Мәсәлән, 2022 елда Аллаһ йортыбызның түбәсен алмаштырдык. Былтыр мәчетнең эчке ягына бик күп ремонт эшләрен башкардык. Җылыту системасы, тәрәзәләр алмаштырылды. Быел да бу эшләребезне дәвам итәсе иде. Форумга килеп аралашкач, күп кенә яңа танышларыбыз, дусларыбыз барлыкка килә. Без чарадан соң да алар белән элемтәләребезне өзмичә, кирәк чакта киңәш корып яшибез. Быел да үрнәк итеп алырлык мисалларны барлыйм, аларны бит Борайда да рәхәтләнеп кулланып була», – дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшем.

Ырымбур өлкәсеннән килгән Ренат хәзрәт Мәдьямов та үзенең фикерләре белән уртаклашып узды. Ул милли аң алга таба да ныклы булуына өметләнә. «Мин форумда ел саен катнашам. Татар милләтеннән булуым белән горурланам. Оренбурглылар Татарстанга зур шатлык белән килә һәрчак. Казан бит – ул татарның мәркәзе. Дини эштә, мөселманнар тормышына файдалы форумнар ешрак үтсен, изге гамәлләр дәвамлы булсын», – дип сөйләде ул.

15 ел дәвамында «KazanForum»ны оештыручылар сафында булган ханым фикере нинди?

«KazanForum»ны 15 ел дәвамында оештыручылар сафында булган кеше буларак әйтә алам, бу форум – тормыш! Мин шәхсән бу форумның тормышчан мәсьәләләрне күтәреп, алга сөреп үткәрелгәнен билгеләр идем. Нәкъ Татарстанда үткәрелүенә дә шатбыз, горурланабыз. Бу – чын-чыннан тәҗрибә уртаклашу, туплау мәйданчыгы. «KazanForum»да күпме илләрдән вәкилләр катнаша, шул сәбәпле дә республиканың, башкаланың даны еракларга тарала. Мондый чаралар үткәрелергә тиеш, дип саныйм. Оештыру комитетында булгач әйтә алам, бу форум бетүгә – киләсе елгысына әзерлек башлана ул. Әлбәттә, вакытыбыз белән исәпләшмичә, форумны лаеклы итеп үткәрүгә өлешебезне кертергә тырышабыз», – дип бәян итте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәре Әдилә Шәймәрданова.

Менә 15 тапкыр уздырылган, агымдагы елгы «Россия – Ислам дөньясы:«KazanForum»да тарих сәхифәләренә кереп калды. Ә бер уйлаганда, әлеге форум күпме файдалы очрашуларга, фикер алышуларга бай булды. Әлбәттә, форум кысаларында төрле чаралар төрлечә үтте. Кайбер «дискуссион мәйданчык» диелгән урыннар да мактау, дан-шөһрәтләү мәйданчыкларына әверелгәнен дә әйтмичә булмый!

Тик шулай да, форум кысаларында булган очрашулар, күрешүләр республика, милләт үсеше өчен фәһемле булуына өметләнәсе килә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх