Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов гаиләсе шаян видео белән җәйге каникуллар башлануга шатланганнарын күрсәткән. Булат Бәйрәмов балаларының өстәлдәге бөтен уку кирәк яракларын, дәфтәр-көндәлекләрен чүп чиләгенә «озата». Ләйсән исә шкафтагы уку киемнәре, ак күлмәкләр, сарафаннарны капчыкка тутыра.
«Ура!
Каникуллар! Балаларга гына түгел, үзебезгә дә матур җәйге яллар»,- дип яза шаян гаилә.Күңелле музыка белән бизәлгән бу видеоны кешеләрнең кәефләрен күтәргән. «Каян уйлап бетерәсез?», «Без дә шулай иттек», «Август азагында балаларыгызны барып алырга оныта күрмәгез тагын», – дип көлешкән халык бу пост янында.
Бу «оптом» юкка чыгару процессын төп Булат белән Ләйсәннең уртанчы кызлары Зифаның әйберләре үткән булса кирәк. «Минем әйберләрем….», – дип, моңсу смайллар тезгән ул.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии