Бүген иртән Чаллыда Haier заводы янында җитди авария булган. Социаль челтәрләрдә чыккан кадрларда күренгәнчә, автомобиль янып беткән диярлек.
Кырыйда җиңел машинаның янган корпусы күренә, ә юлда машина кисәкләре ята. Юл читендә ак чүпрәк белән капланган мәет бар. Бу җиңел машинаның йөртүчесе булырга мөмкин, дип яза Кazanfirst сайты.
Авария булган урында юл ябылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Свежие комментарии