
2025 елның 22 октябре – татар театры дөньясында Тинчурин театрының үз тарихында икенче мәртәбә биналы булу көне. Беренче мәртәбә бинага ирешү өчен, Камал театры яңа бинага күчкәч (Татарстан урамы, 1 нче йорт), алар калдырып чыккан бинаны алу өчен, Марсель Җаббаров, Исламия Мәхмүтова кебек легендар шәхесләр Мәскәүләргә барып җитсәләр җиткәннәр, сәхнәле булганнар.
Бу юлы күчү турында андый героик истәлекләр юк, әлбәттә. Әмма бу юлыгысы да, тегесе кебек үк, Камалларның яңа бинага күчүенә бәйле. Әмма моны, кайбер матбугат чаралары кебек, «донашивает» дигәнгә каршы чыгам. Үз театрларыбыз һәм үз биналарыбыз, Аллаһка шөкер – кайсысында кем уйнаса да, үзебезнекеләр.Шулай итеп, Казандагы өч татар дәүләт театры да – Камал, Кариев һәм Тинчурин театрлары – өч яклап татар театры өчпочмагы ясап, Кабан күле тирәсендә елышты.
Театрның «яңа сулышы» үзе күченгәнче логотиптан башланды. «Әгәр игътибар белән карасагыз, орнаментта безнең адрес укыла. Бу – гади шифр гына түгел, ә театр яшәгән йорт турында искәртү. Бу – йөрәк урыны. Һәм хәтта «1» саны да очраклы түгел, ул әйтерсең лә Тинчурин театры кем өчендер бердәнбер театр икәнен искәртә», – дип аңлатылган иде логотип турында. Фантазияңне эшкә җиксәң, төрки ханнарның тамгалары да, совет чоры архитектурасы да чагыла, ди, анда.

ххх
19 октябрь көнне Тинчуринлылар Горький урамындагы 13 нче йорт адресында урнашкан бинада соңгы спектальне («Яратам! Бетте-китте!», режиссер – Зөфәр Харисов) уйнадылар да, бина белән хушлашып, Татарстан урамына күченделәр. «Бу бина – Тинчурин театрының гына түгел, татар театрының туган йорты.
Шушы хәтле шәхесләр тудырган өчен, бу сәхнәгә зур рәхмәт! Бу йорт безнең башлаган эшебезгә фатихасын бирәдер, дип уйлыйбыз – башкача мөмкин түгел», – диде Айдар Җаббаров.Зөфәр Харисов: «Киләчәктә безне – яңа тормыш башлаган театрыбызны – яңа юлдан әйдәп барачак яшь, дәртле, харизматичный, талантлы режиссерыбыз Айдар Җаббаров», – диде.
ххх
Шулай итеп, Айдар Җаббаровның Тинчурин театрында куйган беренче спектаклен – «Хыял артыннан» мюзиклын карарга килгәч, башта фойеда йөреп, Тинчурин театрының яңа тормыш чаткыларын – аларча әйтсәк, «яңа сулыш»ны барлап чыктык. Театрның Кабан күленә карап торган тәрәзәләренә пәрдә эленгән, пәрдә читеннән Кәрим Тинчурин да карап тора. Тинчурин театрының теге бинасында фойе түрендә торган Тинчурин бюсты да биредә.
Артистларның яңа фоторәсемнәре дә күз алдында тора. Дөрес, арада артистны ачмаган, аның үзенчәлеген бирмәгән берничә фото да бар, артистларның үзләре белән киңәшеп тормаганнар, дип аңладым – бер яктан, дөрес иткәннәр, алар белән киңәшә башласаң, ул фотолар сезон дәвамында эленеп җитешмәс иде. Яңа алыначак артистлар өчен дә урын әзерләнгән – анысы шәп. Чөнки театрда яшь артистлар җитмәү проблемасы бар, һәм ул бик кискен тора.

Яңа бинада музей өчен аерым бүлмә юк, шуңа музыка тарихында калган инструмент – фисгармониягә фойеда урын табылган.
Ә менә фонтаннар юк. Аларда, Фәнис Мөсәгыйтов әйтмешли, «коры су», гади генә итеп әйтсәк – ак таш салынган...
Ул арада алдымда театрның пиар бүлегенең яңа җитәкчесе Луиза Закирова пәйда булды да, тиз генә журналистларны җыештырып (төрлебез төрле көнне сайлагач, әлләни күп түгел идек), алдыбызга театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм баш режиссер Айдар Җаббаровны бастырып куйды.
Луиза Закирова дигәннән, аны «ТНВ»ның «Таяну ноктасы» тапшыруы аша беләбез. «ТНВ»дан китүе дә билгеле иде. Димәк, Луизабыз биредә калыкты.
Тинчурин театрының шактый бәхәсләр тудырган ролигы да ул эшли башлагач чыкты – театр аккаунтларыннан үзегез табып карагыз – Илгизәр Хәсәнов белән төшерелгән 6-7 секундлык кына ул – хейттан һәм тәнкыйтьтән котылу ысулы күрсәтелә.
Гафу итегез, читкә кителгән. Алдыбызда – Мөсәгыйтов белән Җаббаров бит әле.
Фәнис Мөсәгыйтов: «Һәр театр үз «җеннәре» белән күчә, без дә үз «җеннәребезне» алып килдек. Алар ничә көн инде безнең белән буяп, ремонтлап, тегеләй итеп, болай итеп йөрделәр – аны сез дә тоясыздыр. Безнең белән ничәдер ел йөргән «җеннәребез» башка театрныкына бер дә охшамаган, алар, кая гына барсак та, безнең белән баралар, безнең белән йөриләр. Алар монда безнең тамашачыларны да ияртеп киләләр. Безнең театр артистларының да «җеннәре» тамашачыныкы белән туры килә. Бер-берсен ошаткан кешеләр турында «җеннәре туры килгән» диләр бит. Безнең дә шулай булып чыга.
Биредәге үзгәрешләргә килгәндә, беренчедән, яңа спектакльләр булачак. Икенчедән, фотозоналар, портретлар... музыкаль зонага чын рояль алып төшеп куячакбыз. Фонтан зонасы башкача – «сухая вода» инде анда, гөлләре үсеп тора...»
- Фәнис Мөсәгыйтовның «сухая вода»сы шаяру икәнен чамаласам да, бар икән бит ул андый химик элемент – «перфторэтилизопропилкетон» дип язылган фәнни исеме.
«Биредә үз тамашачыгызмы?» – дип сорыйм Фәнис Наилевичтан.
«Билетны кайдан алуларына караганда, монда үз тамашачыбыз да бар, ләкин читтәгеләр дә күп – алга таба без аларны үзебезнеке итәчәкбез», – диде ул.
Айдар Җаббаров: «Курку юк. Татар халкының «күңел кытыклана» дигән сүзе бар, шушы күңел кытыклануга курку да, борчылу да, дулкынлану да сыйган. Эш теләге дә бар. Артистларны бу сәхнәгә ияләштерүнең сере бер – бер репетицияне дә Горький урамында үткәрмәдек, монда башладык, монда эшләдек, артистлар күнектеләр кебек.
Көчле труппа, минем дә эшлисе килгән чак. Акларбыз. Төрле вакытлар булыр. Якты киләчәккә ышанам.
Безнең «Хыял артыннан» спектакленең мәгънәсе Казандагы театраль үзгәрешләргә бик туры килә кебек. Хыял булырга тиеш, аны тормышка ашыру өчен күп тырышырга кирәк».
Ххх
Залда аншлаг иде. Камал театры артистлары да күренә. Тинчурин театры артистларының да өлкән буыны залда. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән хәләл җефете Люция Хәмитова да биредә – 8 нче рәттә. Аның янәшәсендә Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев та утыра. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов та 8 нче рәттә. Камал театры аксакалларыннан Әзһәр Шакиров та килгән. Түбән Кама татар дәүләт театрының яңа директоры Гүзәл Мөбәрәкшина да, баш режиссер Лилия Әхмәтова да залда. Лилия бәбкәләрен иярткән ана каз кебек – янәшәсендә студентлары. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та залда. Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова да монда, әлбәттә.
Камал театрының иң «текә» урыннары –7 нче рәт уртасындагы урыннарда затлы кунаклар – Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, аның беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Бәй, билетер Рәсимә Сафиуллина да биредә ләбаса, тамашачы буларак түгел, Тинчурин театрының яңа формасыннан – димәк, бирегә күчкән. Дөресрәге, үзе күп еллар эшләгән залда калган.
Ниһаять, спектакль башланды. Таныш пәрдәнең алдында – Татарстанның атказанган артисты Артем Пискунов. Телескоптан йолдызларны күзәтә...
- «Хыял артыннан» мюзиклының авторы – Резеда Гобәева. Рәссам – Булат Ибраһимов. Ут кую буенча рәссам – Ольга Окулова. Видеорәссам – Игорь Домашкевич. Хормейстер – Алия Хәмзина. Хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар. Аранжировка – Тинчурин театры оркестры дирижеры Ильяс Камал.

Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии