На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

Мәскәүдә давыл вакытында 22 яшьлек кыз һәлак булган

Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә көчле җил вакытында 22 яшьлек кыз өстенә павильон ауган. Алина табиблар килгәнче вафат була, дип яза «112» Телеграм-каналы.

Кичәге көчле җилдә Мәскәүдә 5 кеше зыян күргән. Коммуналь хезмәтләр әлегә кадәр ауган агачларны җыя.

Көчле җил Казанда да шактый зыян салды.

Тәрәзәләр, түбәләр «очты», светофорлар ауды, дип яза «В Татарстане поймут» Телеграм-каналы.

Зорге урамында 55нче йорт янында койма өстенә үк агач ауган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Хәзер республикада шторм кисәтүе гамәлдә. Ә җил әле дә дулавын дәвам итә.

Ссылка на первоисточник
наверх