На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Карабодай кәтлите рецепты

Ярмалардан, боткадан тыш, кәтлит тә ясап була. Шулай итеп, карабодай кәтлите ясарга керешәбез.

Кәтлит өчен карабодай ярмасы, 2 йомырка, атланмай, тоз, борыч кирәк.

Карабодайны суда пешерергә (алдагы көннән калган ботканы да шул рәвешле яңартырга мөмкин), атланмай, тәмләткечләр салырга. Аннары 2 йомырка салып, блендер белән бертөрле масса ясарга.

Табада үсемлек маенда суган, кишер кыздырырга, карабодай массасына салып болгатырга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кәтлитләр ясарга, 2 ягын да онда әвәләргә һәм үсемлек маенда 2 ягын да кыздырырга.

Табынга кайнар килеш кибет каймагы белән бирергә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх