На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ильвина якын кешесенең качып йөрүен әйтте: «Мин ачарга мөмкин булган дөреслектән качадыр»

Җырчы Ильвина үзе белән булган бер хәлгә аптыравын социаль челтәрдәге язылучылары белән дә уртаклашкан.

«Мин, үткән тормыш һәрвакыт безнең белән, дип уйлый идем. Әмма кайвакыт «үткәннәр», тануларын куркып, өрәк кебек кача. Үткән тормышымдагы шундый кешене очраттым. Ул кыйммәтле костюмнан, уңышка ирешкән кеше кебек балкып, ныклы адымнар белән атлый иде.

Әмма мине күрүгә, күзләрендә курку барлыкка килде, һәм ул ашыгып китеп барды.

Ни булды? Уңышка ирешкән һәм аягында нык басып торучы булып тоелган кеше миннән курыкты. Әйтерсең ул качарга теләгәннәрне мин искә төшереп торучы.

Соңгы вакытта бу күренешне еш күзәтә башладым. Элек мин белгән кешеләр уңыш битлеге артына качалар. Алар сокланырлык образлар тудыра, әмма аларның карашында курку чаткылары күрә идем.

Бәлки, алар миннән түгел, ә мин ачарга мөмкин булган дөреслектән качадыр. Мин аларның гламур фасадлар астына күмгән чын тарихларын, йомшак якларын һәм хыялларын беләм.

Сәер хис. Кайчандыр син шатлыгыңны һәм кайгыңны уртаклашкан, уңай эмоцияләр һәм хис-кичерешләр бүлешкән кеше хәзер үз күләгәсеннән курка», – дип язган җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх