На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Рөстәм Нәбиев, миллион сумга риза булмыйча, суд юлында йөри

Омск өлкәсендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Уфа блогеры Блогер Рөстәм Нәбиев суд юлында йөри. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында сөйләгән.

«Исегездә булса, мин ел башында Мәскәү Преспенск район судына, казарма җимерелү нәтиҗәсендә үземә килгән мораль зыянны копенсацияләүләрен таләп иткән итеп килгән идем.

Суд карар чыгарды. Алар минем сәламәтлегемне, ике аягымны югалтуымны, гомерлек инвалид калуымны 1 миллион сумга бәяләде. Алар фикеренчә, бу гадел һәм әйбәт сумма. Әлбәттә инде, без бу карар белән килешмәдек. Шикаять белдерергә килдек. Карап карыйк, бу юлы суд нинди карар чыгарыр, – ди блогер.

Блогер Рөстәм Нәбиев үзен ике аяксыз калдырган куркыныч көн вакыйгаларын бик еш искә ала. «Мине җимерекләр астыннан иң соңгы тартып чыгардылар. Мин исән калдым. Миңа икенче мөмкинлек биргәне өчен язмышыма рәхмәтлемен. 20 катлаулы операция, 2 клиник үлем кичердем, 7 көн комада яттым. Ике аягымны да кистеләр. Госпитальдә 11 ай булдым …һәм яңа тормыш башланды», – дип сөйләгән иде ул үзе бу турыда.

Бу куркыныч фаҗигадә Рөстәм белән бергә хезмәт иткән 24 солдат һәлак булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх